Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кыш бабай Әккәрәйдә хоккей ярышы уздырган

Әлеге авыл яныннан агучы Кече Сөлчә елгасы боз өсте кышкы каникул көннәрендә хоккей уйнаучы, тимераякта шуучы бала-чага тавышыннан тынмый. Ә бер көнне бирегә Кыш бабай белән Кар кызы да килделәр. Алар елганың уң ягында һәм сул ягында яшәүче авыл балаларын - "Турикас" һәм "Лешайки" хоккей командаларын ярыштырдылар. Кыш бабай -...

Әлеге авыл яныннан агучы Кече Сөлчә елгасы боз өсте кышкы каникул көннәрендә хоккей уйнаучы, тимераякта шуучы бала-чага тавышыннан тынмый. Ә бер көнне бирегә Кыш бабай белән Кар кызы да килделәр.


Алар елганың уң ягында һәм сул ягында яшәүче авыл балаларын - "Турикас" һәм "Лешайки" хоккей командаларын ярыштырдылар. Кыш бабай - авыл эшмәкәре Михаил Кваков капчыгында яшь хоккейчыларга дигән күчтәнәчләр: сникерслар, тәм-томнар һәм фейерверк әзерләнгән. Ә уен "Турикас" файдасына - 6:4 исәбе белән тәмамланды.

-Шунысы сөендерә, авылыбыз балалары каникулларын телевизор каршында гына үткәрми. Әгәр кар яуса, көрәк, себеркеләр белән боз өстен ялтыратып кына торалар. Аннан шунда тирләп-пешеп, кызырып уйнап кайталар, - ди Кыш бабайны ярышка дәшкән Әккәрәй мәдәният йорты директоры Лидия Квакова.

Лидия Квакова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X