Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Электрчылар волейболда да оста

Ир-атлар арасында волейбол буенча бәйгедә районның тугыз командасы катнашты.Җиңүче - район үзәгенең "Электр челтәрләре" командасы. 27нче январь көнне, район мәдәният йортының спорт залында оештырылган бәйгедә Иске Кади, Утыз Имән, Әккәрәй, Күтәмә авылларыннан, район үзәгенең Боз сарае, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, "Яшьләр", "Хезмәт резервлары", "Электр челтәрләре" командалары катнашты. Көн буена...

Ир-атлар арасында волейбол буенча бәйгедә районның тугыз командасы катнашты.Җиңүче - район үзәгенең "Электр челтәрләре" командасы.


27нче январь көнне, район мәдәният йортының спорт залында оештырылган бәйгедә Иске Кади, Утыз Имән, Әккәрәй, Күтәмә авылларыннан, район үзәгенең Боз сарае, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, "Яшьләр", "Хезмәт резервлары", "Электр челтәрләре" командалары катнашты.

Көн буена барган ярышларда финалга узган Әккәрәй авылы командасы уенчылары, оста атакалар ясап, тамашачылар симпатиясен яулады. Алар - өченче. Икенче урынга чыккан Боз сарае спортчылары исә җиңүгә омтылышлары белән аерылып торды. Төрле яшьтәге уенчылар тупланган "Электр челтәрләре" бу бәйгедә иң остасы булып чыкты.

Җиңүче командаларга һәм ярышларның иң оста уенчылары дип танылган Дмитрий Ефимовка (Әккәрәй), Сергей Овсянниковка (Боз сарае) дипломнар һәм истәлеккә бүләкләр тапшырылды.

Марат Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined волейбол буенча бәйге