Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә полиция хезмәткәрләре арасында узган ярыш кубогы Аксубайга китте

Чирмешәндә җинаятьче кулыннан һәлак булган якташыбыз, милиция майоры Мирсәет Кәбиров истәлегенә спорт ярышында Аксубай командасы җиңүче булды. Күптән түгел генә бездә милли көрәш буенча районара ярышлар узса, үткән шимбә көнне "Чирмешән" физкультура-сәламәтләндерү комплексы базасында Чирмешән, Яңа Чишмә һәм Аксубай полиция хезмәткәрләре волейбол буенча көч сынаштылар. Ярышлар Мирсәетнең гомере өзелгән көнне,...

Чирмешәндә җинаятьче кулыннан һәлак булган якташыбыз, милиция майоры Мирсәет Кәбиров истәлегенә спорт ярышында Аксубай командасы җиңүче булды.

Күптән түгел генә бездә милли көрәш буенча районара ярышлар узса, үткән шимбә көнне "Чирмешән" физкультура-сәламәтләндерү комплексы базасында Чирмешән, Яңа Чишмә һәм Аксубай полиция хезмәткәрләре волейбол буенча көч сынаштылар.

Ярышлар Мирсәетнең гомере өзелгән көнне, 23 декабрьдә узды. Шуңа да әүвәл хокук саклаучылар аның туган авылы Кызыл Яр зиратына барып, хезмәттәшләрен искә алганнар, каберенә чәчәкләр салганнар, әти-әнисе янына да кергәннәр, күчтәнәчләр тапшырганнар.

-Мондый, волейбол буенча ярышны беренче тапкыр оештырабыз, әмма соңгысы булмас. Киләсе елга тагын да күбрәк команда катнаштырырга ниятлибез. Чакыруыбызны кабул итеп алганыгыз өчен рәхмәт,- диде ярышлар алдыннан сәламләү сүзендә район полиция бүлекчәсе начальнигы Илгиз Алмакаев.

Полициядә эшләүчеләр арасындагы беренчелеккә биш команда көч сынашты, яшьләрдән тыш, Аксубай һәм Чирмешән бүлекчәләренең ветераннар командалары да үзләрен сынап карадылар.

Ярышларда Аксубай командасы беренче урынны яулады, Чирмешән белән Яңа Чишмә спортчылары - икенче һәм өченче урыннарда.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined кубок Аксубай

2
X