Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә “Шешмаойл” җәмгыяте призларына турнир уза

Бу көннәрдә район үзәгендәге "Юбилейный" боз сараенда "Шешмаойл" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең идарә компаниясе призларына хоккей турниры бара. Биредә өч көн дәвамында, 25, 26, 27 мартта, 2007нче елда туган малайлар командалары көч сынашачак. Бозда Актаныш, Лениногорск, Казан, Яшел Үзән, Нурлат һәм Чирмешән спортчылары уйнаячак. Уеннарның тантаналы ачылышы 26 мартта, шимбә көнне...

Бу көннәрдә район үзәгендәге "Юбилейный" боз сараенда "Шешмаойл" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең идарә компаниясе призларына хоккей турниры бара.

Биредә өч көн дәвамында, 25, 26, 27 мартта, 2007нче елда туган малайлар командалары көч сынашачак. Бозда Актаныш, Лениногорск, Казан, Яшел Үзән, Нурлат һәм Чирмешән спортчылары уйнаячак.
Уеннарның тантаналы ачылышы 26 мартта, шимбә көнне сәгать 11дә була. Анда "Ак барс" хоккей командасы уенчысы Артем Лукоянов та катнашыр дип тә көтелә.
21 мартта кызлар арасында узган уеннарда Арча, Самара өлкәсе һәм Чирмешән командалары очрашып, безнекеләр беренче урынны яуладылар.
2004нче елда туган малайлар командалары арасында ярышларда Тольятти, Лениногорск, Биектау һәм Чирмешән хоккейчылары катнашты. Монда да безнең "Корыч ябалаклар" җиңүче булды.
Бүген "Корыч ябалаклар" командасы (2007нче елгы малайлар) Актанышның "Лачын"ы белән очрашты һәм 9:1 исәбе белән җиңде.
Уеннар дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы турнир хоккей Шешмаойл призларына