Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәнлеләр кичләрен туп "куа"

Чирмешәндә оешмалар һәм авыл җирлекләре арасында волейбол буенча район чемпионаты старт алды. Бәйгеләр район үзәгенең ике спорт залында - район мәдәният йортында һәм физкультура-савыктыру коплексында уза. 8 ноябрь көнне үткән тәүге уеннарда Чирмешән мәктәпләренең җыелма командасы район үзәк больницасы спортчыларын 2:0 исәбе белән җиңүгә иреште. Нәкъ шундый исәп белән яшьләр...

Чирмешәндә оешмалар һәм авыл җирлекләре арасында волейбол буенча район чемпионаты старт алды.

Бәйгеләр район үзәгенең ике спорт залында - район мәдәният йортында һәм физкультура-савыктыру коплексында уза. 8 ноябрь көнне үткән тәүге уеннарда Чирмешән мәктәпләренең җыелма командасы район үзәк больницасы спортчыларын 2:0 исәбе белән җиңүгә иреште. Нәкъ шундый исәп белән яшьләр һәм спорт бүлеге уенчылары Нурлат аграр техникумы филиалы студентларын буйсындырган. Полиция хезмәткәрләре район башкарма комитеты егетләренә оттырды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария хезмәте волейболчылары исә мәдәният һәм мәгариф бүлекләренең җыелма командасыннан көчлерәк булып чыкты.
11 ноябрь көнне медикларыбыз район юлчыларының җыелма командасы белән, район үзәге мәктәпләре спортчылары техникум егетләре белән "бил алышачак". Мәдәният һәм мәгариф бүлекләре хезмәткәрләре район башкарма комитеты командасына каршы чыга.
Чемпионатны әлегә ир-егетләр командалары башлады. Хатын-кызлар арасындагы бәйгеләр Яңа ел бәйрәмнәреннән соң оештырылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волейбол буенча бәйге