Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 9 ноябрь 2016 яңалыклары

    • 9 ноябрь 2016 - 15:52
      Чирмешәнлеләр кичләрен туп "куа"
      Чирмешәндә оешмалар һәм авыл җирлекләре арасында волейбол буенча район чемпионаты старт алды. Бәйгеләр район үзәгенең ике спорт залында - район мәдәният йортында һәм физкультура-савыктыру коплексында уза. 8 ноябрь көнне үткән тәүге уеннарда Чирмешән мәктәпләренең җыелма командасы район үзәк больницасы спортчыларын 2:0 исәбе белән җиңүгә иреште. Нәкъ шундый исәп белән яшьләр...
      3337
      0
      0
    • 9 ноябрь 2016 - 11:53
      Чирмешәндә укытучыларның республика семинары узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
      Кадрия Гамирова фотолары.
      3385
      0
      0
    • 9 ноябрь 2016 - 11:24
      Чирмешәндә Мөшбикә мәчете кубогына хоккей ярышлары узачак
      Чирмешәндәге Боз сараенда мөселман яшьләре арасында Мөшбикә мәчете (аны бертуган Әгъләмовлар төзетә) кубогына районара хоккей ярышы булачак. 13 ноябрь көнне безгә тирә-яктан да унлап команда килергә тиеш. Ярыш сәгать 10да башлана.
      3386
      0
      0
    • 9 ноябрь 2016 - 10:01
      Татарстанда инвалид үзеннән 10 яшькә олы ирне кыйнап үтергән
      Яшел Үзән районында Бәчек авылының Ибраһимов урамында ызгыш чыгып, беркайда эшләмәүче 49 яшьлек 2нче группа инвалид 59 яшьлек ирне таяк белән кыйнап үтергән. Бу хакта "Яшел Үзән" газетасы хәбәр итте. Белешмә өчен: Казан ханлыгы дәверендә үк нигез салынган Бәчек авылы хәзер Чуаш Республикасы чигендә булып, анда татарлар гомер итә. Чыганак:...
      3584
      0
      0
    • 9 ноябрь 2016 - 07:45
      Чирмешәндә өлкәннәрне тәрбиягә алырга мөмкин
      Яңа 2017нче елда республикада "Өлкәннәрне үзләренә алган гаилә" ("Приемная семья для пожилого человека") дип аталган социаль проект тормышка ашырылачак. Әлеге программа авторлары исәбе буенча, проект үзләрен карый алмаучы өлкәннәрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга тиеш. Ел дәвамында 30 кешене гаиләләргә урнаштырырга планлаштыралар. Сүз үз - үзләрен бөтенләй яисә өлешчә карау мөмкинлеген югалткан...
      3684
      0
      0
    • 9 ноябрь 2016 - 06:34
      Чирмешәнлегә әтисенең "шестеркасы" бик кыйммәткә төшкән
      Ноябрь башында юл инспекторлары руль артына машина йөртү таныклыгы булмаган килеш утырган ике кешене тоткарлаганнар. Хәзер алар шактый зур штрафлар түләргә тиеш була. 3 ноябрь көнне, кичке 11нче яртыларда ЮХИДИ хезмәткәрләре Чирмешән урамында бер "алтылы"ны туктата. Аның йөртүчесе - 17 яшьлек егет, правасы булмаса да, әтисенең автомашинасы белән идарә иткән....
      3637
      0
      0
    • 9 ноябрь 2016 - 05:07
      Чирмешәндә элеккеге җитәкче үзенә премия язган өчен суд каршында җавап бирде
      Муниципаль районның контроль - хисап палатасы рәисе Василий Зеленеев үзен һич кенә дә рәнҗетмәгән: бер елдан артык ул үз - үзенә яхшы хезмәте өчен премия язып барган. Беренче тапкыр Василий Николаевич үзенә яңа, 2015нче елга аяк басканда бүләк ясый һәм декабрь аенда үз - үзенә премия бирү турында карар чыгара....
      3570
      0
      0
    Реклама