Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бәркәтәлеләр финалда уйнаячак

Район башлыгы призына узучы волейбол ярышларында районның ир-егетләр командалары арасында финалга чыгучыларның кайберләре билгеле дә булды. График буенча, район үзәгенә авыллардан килеп, бүген уйнарга тиешле командалар кичә үк бер-берсе белән очрашуны кулайрак санады. Бер җыенып килгән инде, алар берничә уен үткәреп, "эшне бер көндә бетерергә" булганнар. Нәтиҗәдә, Бәркәтә егетләренең финалга...

Район башлыгы призына узучы волейбол ярышларында районның ир-егетләр командалары арасында финалга чыгучыларның кайберләре билгеле дә булды.

График буенча, район үзәгенә авыллардан килеп, бүген уйнарга тиешле командалар кичә үк бер-берсе белән очрашуны кулайрак санады. Бер җыенып килгән инде, алар берничә уен үткәреп, "эшне бер көндә бетерергә" булганнар. Нәтиҗәдә, Бәркәтә егетләренең финалга чыгуы тәгаен мәгълүм инде. Алар бик матур уйнадылар.
Яңа Кади һәм Ивашкино авыл җирлеге спортчылары район җитәкчесе призы өчен дәгъва кылырлык нәтиҗәләр күрсәтәләр.
Яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге волейболчылары да зур бәйге финалында көч сынашачак. Финалга тагын укытучылар чыгармы, әллә электрчылармы - бу бүген лицей спорт залында кичке алтыда башланучы хәлиткеч уенда мәгълүм булачак. Җанатарлар, сез килсәгез, уеннар тагын да кызыграк уза.
Ә кичәге уеннарның нәтиҗәләре болай:
Яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге - Ивашкино авыл җирлеге: 2:0
Яңа Кади авыл җирлеге - МЧС һәм Федераль казначылык идарәсе җыелма командасы: 2:1
Яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге - Яңа Кади авыл җирлеге: 2:0
Ивашкино авыл җирлеге - МЧС һәм Федераль казначылык идарәсе җыелма командасы: 2:0
Яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге - МЧС һәм Федераль казначылык идарәсе җыелма командасы: 2:1
Бәркәтә авыл җирлеге - Электросеть: 1:2
Район үзәге мәктәпләре укытучылары - Түбән Кәминкә авыл җирлеге: 2:0
Электросеть - Түбән Кәминкә авыл җирлеге: 2:0
Район үзәге мәктәпләре укытучылары - Бәркәтә авыл җирлеге: 0:2
Бәркәтә авыл җирлеге - Түбән Кәминкә авыл җирлеге: 2:1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Бәркәтә волейбол буенча бәйге