Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе чираттагы шахмат турниры үткәрә

    "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе быел да шахмат турниры үткәрәчәк. Ул газета чыга башлауга 85 ел тулуга багышлана. Бәйгене 4нче мартка билгеләдек. Җиңүчеләр 6 төркемдә: ир-атлар һәм хатын-кызлар, егетләр һәм яшүсмер кызлар, малайлар һәм кызлар арасында ачыкланачак. Призлы урын яулаучыларны бүләкләр көтә. Аларны алуда күптәнге дустыбыз, якташыбыз - Кармышта туган, Түбән...

    "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе быел да шахмат турниры үткәрәчәк. Ул газета чыга башлауга 85 ел тулуга багышлана.

    Бәйгене 4нче мартка билгеләдек. Җиңүчеләр 6 төркемдә: ир-атлар һәм хатын-кызлар, егетләр һәм яшүсмер кызлар, малайлар һәм кызлар


    арасында ачыкланачак. Призлы урын яулаучыларны бүләкләр көтә. Аларны алуда күптәнге дустыбыз, якташыбыз - Кармышта туган, Түбән Камада яшәүче һәм эшләүче Фәгыйль Бәкер улы Гатиятов булыша.

    Шахматчыларны шахмат такталары белән район газетасы редакциясенә чакырабыз. Турнир сәгать 9да башлана.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: