Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бердәмроссиялеләр пляжга чыкты

Яшьләр, яшьләр шул инде. Чирмешәндәге пляж янында узган футбол ярышларында алар үзләреннән олырак көндәшләрен 8:1 исәбе белән үк отты. Әлеге бәйгене 12 июньдә - Россия көнендә оештырдылар. Көч сынашучылар исә - "Бердәм Россия" партиясе үткәргән праймеризда катнашкан якташларыбыз. Бер якта авыл җирлекләрендә депутатлыкка барасы кандидатлар командасы булса, икенче якта -...

Яшьләр, яшьләр шул инде. Чирмешәндәге пляж янында узган футбол ярышларында алар үзләреннән олырак көндәшләрен 8:1 исәбе белән үк отты.

Әлеге бәйгене 12 июньдә - Россия көнендә оештырдылар. Көч сынашучылар исә - "Бердәм Россия" партиясе үткәргән праймеризда катнашкан якташларыбыз. Бер якта авыл җирлекләрендә депутатлыкка барасы кандидатлар командасы булса, икенче якта - аларны сайлаучылар. Район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әкъдәс Шакиров уенчыларны сәламләп, бәйрәм һәм праймеризның уңышлы тәмамлануы уңаеннан тәбрикләүләрен ирештерделәр.
Ә уенда күбесе яшьләрдән тупланган сайлаучылар командасы беренче таймның башыннан ук кырга хуҗа булды. Көндәшләре капкасына бер-бер артлы тупны яудырдылар гына алар. Сигез туп керттеләр. Дөрес, депутатлыкка кандидатлар да еш һөҗүм итте. Тик атакалары гына гел уңышсыз тәмамланды : тизлек җитенкерәми. Шулай да, тырыша торгач, алар престиж голы кертеп, җанатарларның көчле алкышларына ия булды.
Ахырдан Марат Вәлиуллинны, Илдар Кәримовны ярышның иң оста уенчылары дип атадылар. Аларны һәм көндәшләре капкасына гол керткән, депутатлыкка барасы кандидатлар ягында уйнаган Рәсим Шәрифуллинны оештыручылар Дипломнар белән бүләкләде. Ә инде ярышның Кубогы сайлаучылар командасы капитаны Марат Әһлиуллинга тапшырылды.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Бердәм Россия футболчылар командасы