Футболчылар командасы тег белән яңалыклар
-
Чирмешән командасы мини - футбол буенча икенче урында
Чирмешән районы командасы муниципаль хезмәткәрләр арасында республика спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча узган ярышларда икенче урынга лаек булган. Гомумкоманда рейтингында дүрт спорт төреннән соң (чаңгы, волейбол, бадминтон, мини - футбол) чирмешәнлеләр өченче урында. Әле тагын өстәл теннисы, шахмат, йөзү, җиңел атлетика буенча көч сынашырга туры киләчәк.
-
Чирмешән мәчетенә йөрүчеләр намаздан соң футбол уйныйлар
Чирмешән мәчетендә бу атна дүшәмбесеннән ачылган ял лагеренә утызлап малай йөри. Иң азактан алар Бөек Болгар шәһәренә сәяхәт кылачак. -Дин сабакларыннан тыш, балалар өчен кызыклы программа әзерләдек. Шәкертләр бассейнга су коенырга, боз сараена тимераякта шуарга, футбол уйнарга йөри. Лагерь бер атна эшләячәк. Төш вакытында балаларны ашлар, боткалар белән сыйлыбыз. Көн...
-
Чирмешәндә бердәмроссиялеләр футбол уйнады (ФОТОРЕПОРТАЖ)
-
Чирмешән футболчылары Мамадышта дүртенче урынны яуладылар
Мамадышта узган "Авыл яшьләре" җәйге спорт уеннарында безнең районның җыелма командасы да катнашты. Призлы урыннар булмаса да, футболчыларыбыз - дүртенче, волейбол буенча хатын - кызлар командасы тугызынчы урынга чыкканнар. Гомумән, әлеге ярышларда 40 районнан 1417 кеше 13 спорт төре буенча көч сынашкан. Беренче урынны хуҗалар - Мамадыш районы яулаган.
-
Бердәмроссиялеләр пляжга чыкты
Яшьләр, яшьләр шул инде. Чирмешәндәге пляж янында узган футбол ярышларында алар үзләреннән олырак көндәшләрен 8:1 исәбе белән үк отты. Әлеге бәйгене 12 июньдә - Россия көнендә оештырдылар. Көч сынашучылар исә - "Бердәм Россия" партиясе үткәргән праймеризда катнашкан якташларыбыз. Бер якта авыл җирлекләрендә депутатлыкка барасы кандидатлар командасы булса, икенче якта -...
-
Казанныкыларны да “ектылар”
13-15 яшьлек кызлардан торган районыбызның футболчылар командасы Казаннан зур җиңү яулап кайтты. Үз яшьтәшләре арасында республика беренчелегенә узган уеннарда алар өченче урын иясе. Чирмешән балалар спорт мәктәбенең Ульяновка, Яңа Элмәле, Бәркәтә филиалларында шөгыльләнүче кызлар финал уенында казанның "Стрела" командасы белән очрашкан. Төп уен 0:0 исәбенә тәмамланса, пенальтиларда безнекеләр көндәшләре капкасына...