Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Райондагы тәүге праймериз Иске Котышта узачак

5 майдан башлап, районда праймеризлар узачак. Колакка ятрак яңгырашлы бу сүз, гади генә әйткәндә, партия эчендә алдан тавыш бирүне аңлата. "Бердәм Россия" сәяси партиясе 13 сентябрь көнне сайлауларда катнашачак кандидатларын шушы рәвешле алдан барлап куя. Алдан тавыш бирү чарасы районыбызның 18 авыл җирлеге территориясендә узачак. Һәр авыл җирлеге - бер...

5 майдан башлап, районда праймеризлар узачак. Колакка ятрак яңгырашлы бу сүз, гади генә әйткәндә, партия эчендә алдан тавыш бирүне аңлата. "Бердәм Россия" сәяси партиясе 13 сентябрь көнне сайлауларда катнашачак кандидатларын шушы рәвешле алдан барлап куя.

Алдан тавыш бирү чарасы районыбызның 18 авыл җирлеге территориясендә узачак. Һәр авыл җирлеге - бер мәйданчык. Тәүге праймеризны исә Иске Котыш авылында үткәререргә ниятләгәннәр.
Муниципаль хакимият органнарына сайлауларга кандидат булып барырга теләүче бердәмроссиялеләр, яки әлеге партия белән хезмәттәшлек итүче иҗтимагый оешмалар вәкилләре әүвәл үз сайлап алучылары белән очраша. Алар тавыш бирүчеләргә уй-ниятләрен, эш программаларын аңлаталар. Аннан, "зур сайлаулар"дагы сыман, кабинкаларда бюллетеньнәргә тамга куеп, кандидатлыкка кандидатлар өчен тавыш бирелә. Иң күп тавыш җыючылыр төп сайлауларда әлеге партиядән кандидат булачак.
Сайлаучылар да "Бердәм Россия" партиясе вәкилләре генә түгел, әлеге партия белән берлектә эшләүче иҗтимагый оешмалардан булырга мөмкин. Безнең районда андыйлар: "Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый оешмасы, инвалидлар җәмгыяте, ветераннар (пенсионерлар) советы.
Праймеризның нәтиҗәләрен районда тугыз кешедән торган хисап комиссиясе санап, теркәп барачак.
-Кандидатлар исемлеге, праймеризларны үткәрү графигы расланды. Әйткәнебезчә, ул 5 майда башланып, 23 майда төгәлләнә. Аның соңгысы Чирмешәндә узачак, - ди праймеризларны оештыру комитеты рәисе Миләүшә Батыршина. - Районда 628 кеше партия эчендәге бу сайлауда тавыш бирәчәк. Шуларның яртысы бердәмроссиялеләр, калганнары - иҗтимагый оешмалар әгъзалары.
10 июньгә кадәр әлеге сайлауларга нәтиҗәләр ясалырга тиеш. Шуннан соң төп сайлауда катнашучы депутатлыкка кандидатлар мәгълүм булачак.
Сүз уңаеннан, "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте республика җитәкчесе постына сайлауларны да праймериздан башлау инициативасы белән чыккан.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Котыш авылы кандидат