Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Лашманлылар Дәүләт Думасы депутатлары ярдәменә өметләнә

"Бердәм Россия"нең мобиль пункты районга соңгы арада инде өченче тапкыр килеп, депутатларга наказлар кабул итте. Лашман авылында мәдәният йорты янында урнашкан мобиль пункт автобусы күрсәтелгән вакыттан иртәрәк килеп туктаса да, халык инде җыелган иде. Мобиль җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Ландыш Лотфуллина шунда ук эшкә дә кереште. Миндар абый Борһанов...

"Бердәм Россия"нең мобиль пункты районга соңгы арада инде өченче тапкыр килеп, депутатларга наказлар кабул итте.

Лашман авылында мәдәният йорты янында урнашкан мобиль пункт автобусы күрсәтелгән вакыттан иртәрәк килеп туктаса да, халык инде җыелган иде. Мобиль җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Ландыш Лотфуллина шунда ук эшкә дә кереште.
Миндар абый Борһанов пай җирләре мәсьәләсен инде беренче генә тапкыр күтәреп чыкмый.
-Гомер буе авылда яшәп, шунда эшләп, пай җирләрсез калучылар бар, - ди ул. - Югыйсә, җирләр дә бар, тик законы юк, диләр. Шәхсән үзем сорауны төрле җитәкчеләргә җиткердем. Әлегә кадәр җавап бирүче булмады, бәлки бу проблеманы Дәүләт Думасы дәрәҗәсендә хәл итәрләр. Шуңа да бүген монда килдем.
Лашманлыларның депутатлыкка кандидатларга, депутатларга башка наказлары да булды: газ торбаларын буярга, сугыш чоры балалары турында закон кабул итәргә, юлларны рәтләргә...
Бу көнне мобиль пункт Ульяновкада да булырга өлгерде. Дөрес, биредә бер генә кеше мөрәҗәгать иткән.
-Башка районнардагы шикелле, чирмешәнлеләрне, нигездә, юл, су белән тәэмин итү, пай җирләре һәм эш урыннары мәсьәләләре борчый , - ди Ландыш Лотфуллина.- Сезнең районга быел соңгы тапкыр килүебез. Мобиль пунктлар 16 сентябрьга кадәр эшләячәк. Без Түбән Кама сайлау округының ун район халкы белән очрашып, сорауларын, тәкъдимнәрен тыңладык, һәрберсен язып алдык һәм сайлау штабларына юнәлдердек. Халык биргән наказларның берсе дә игътибарсыз калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: депутаты лашман Дәүләт Думасы