Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Ивашкинолылар быел да актив

Ивашкинода сайлаучылар быел да актив. Күпчелек халык төшкә кадәр үк бюллетеньнәр алган. Әлегә, исемлектәге 438 сайлаучының 7се генә тавыш бирмәгән. -Минем эштән кайтыш, соңгарак калдым, - ди крестьян-фермер хуҗалыгында хезмәт куючы Валентина Пронькина. - Хәзер башка берничә иптәшем дә киләчәк, сайлауда матур киенеп күренергә телиләр. Сайлауда бер гаиләдән 4әр-5әр кеше...

Ивашкинода сайлаучылар быел да актив. Күпчелек халык төшкә кадәр үк бюллетеньнәр алган. Әлегә, исемлектәге 438 сайлаучының 7се генә тавыш бирмәгән.


-Минем эштән кайтыш, соңгарак калдым, - ди крестьян-фермер хуҗалыгында хезмәт куючы Валентина Пронькина. - Хәзер башка берничә иптәшем дә киләчәк, сайлауда матур киенеп күренергә телиләр.

Сайлауда бер гаиләдән 4әр-5әр кеше катнашучылар да бар монда. Ямановлар, Кудряшовлар, Никифоровлар, Апалаевлар шундыйлардан.

-Халык бик актив, иртәнге якта бюллетеньнәр алучылар арасында чират та булды,- ди сайлау комиссиясе члены Альбина Васильева. -Эшем буенча, мин китапханәче, бу сайлауларның мөһимлеге турында аңлаттык, очрашулар да үткәрелде. Аның да йогынтысы бар. Гомумән, участокта тыныч, дәгъва белдерүче юк.

Тулаем Чирмешән районы буенча да сайлаучылар актив. Әлегә, территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рәмил Әхмәдуллин әйтүенчә, исемлеккә кертелгән 14926 мең кешедән 18 сәгатькә 14 мең 103се тавыш биргән дә (94,5 процент). Дистәгә якын участокта, мәсәлән, Чумачкада, Андреевкада, Түбән Кәминкәдә исемлектәге барлык сайлаучылар да сайлауга килгән, үзенә хуш килүче кандидат өчен тавыш биргән.

Прокуратурадан белешүебезчә, бүген сайлауларга кагылышлы шикаятьләр, канәгатьсезлек белдерүчеләр юк.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined сайлаулар