Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән кызы Алинә Нуртдинова Казанда чыгыш ясаган

    "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан региональ бүлегенең Казанда узган конференциясендә районның "Яшь Гвардия" бүлекчәсе вәкиле Алинә Нуртдинова да катнашкан. Анда узган дүрт елдагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалган. Конференция эшендә Республика Президенты, "Бердәм Россия" партиясенең Югары Советы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов, "Бердәм Россия" региональ бүлеге Секретаре, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин,...

    "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан региональ бүлегенең Казанда узган конференциясендә районның "Яшь Гвардия" бүлекчәсе вәкиле Алинә Нуртдинова да катнашкан.

    Анда узган дүрт елдагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалган. Конференция эшендә Республика Президенты, "Бердәм Россия" партиясенең Югары Советы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов, "Бердәм Россия" региональ бүлеге Секретаре, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Мәскәүдән килгән кунаклар һәм республикадан 300гә якын делегат катнашкан.
    Алинә республика җитәкчеләре белән беррәттән президиумда утырган, зур җыенда чыгыш ясаган.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: