Яшь гвардиячеләр тег белән яңалыклар
-
Чирмешән укучылары квест-уенда катнашты
Районның "Яшь гвардия" активистлары интернет челтәрендә җаваплылык һәм куркынычсызлык, яңа терминнар, шәхси мәгълүматларны саклау ысулларын өйрәнүгә кагылышлы чара уздырдылар. Яшьгвардиячеләр аны "Кояшлы" лагеренда ял итүче балалар командалары арасында квест - уен рәвешендә үткәрде.
-
Чирмешән кызы Алинә Нуртдинова Казанда чыгыш ясаган
"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан региональ бүлегенең Казанда узган конференциясендә районның "Яшь Гвардия" бүлекчәсе вәкиле Алинә Нуртдинова да катнашкан. Анда узган дүрт елдагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалган. Конференция эшендә Республика Президенты, "Бердәм Россия" партиясенең Югары Советы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов, "Бердәм Россия" региональ бүлеге Секретаре, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин,...
-
Чирмешәндә "Яшь гвардия" активистлары балаларга булышалар
Районның "Яшь гвардия" активистлары "Каенкай" балалар бакчасына йөрүче малайларга, кызларга "Әниләр көне"нә открыткалар ясарга булышканнар, ә кадет мәктәп-интернаты укучыларына үзләренең эшчәнлекләре хакында сөйләгәннәр.
-
Чирмешән велосипедчыларын көчле җил дә куркытмады
Яшьләрнең ял итү үзәге каршындагы мәйданчыкка велосипедларын "иярләгән" егермеләп кеше җыелды. Алар Чирмешәннең 85 еллыгына багышлап, бездә беренче тапкыр үткәрелүче велоузышта катнашырга килгәннәр. -Монда алты кеше килдек, - ди 2нче Чирмешән мәктәбеннән 4 класска баручы Азалия Мортазина. - Мин велосипедта йөрергә яратам. Дустым Сәйдә белән Амур ягыннан Боз сараена кадәр...
-
Чирмешән ветераны янына яшьгвардиячеләр килгән
Әлеге хәрәкәт активистлары Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Евдокимовның бакчасын җыештырышып, фронтовик белән сөйләшеп тә утырганнар. -Олы кешегә аралашу да - җан азыгы. Ветераннарыбыз кадер - хөрмәткә лаек буын. Аларга булышып яшәү - безнең, яшьләрнең бурычы, - ди райондагы "Яшь Гвардия" хәрәкәте лидеры Ирек Нуретдинов. Ирек Нуретдинов фотолары.
-
Президент программаларын бергәләп тормышка ашырабыз
"Президент белән бергә!" хәрәкәте Татарстан халкын берләштерде. "Без булдырабыз! Без бергә!" форумына республиканың төрле районнарыннан җыелган 300ләп кеше - 40тан артык иҗтимагый оешма "Президент белән бергә!" иҗтимагый хәрәкәтен төзеде. Хәрәкәтнең төп максаты - татарстанлыларны берләштерү һәм Президент программаларын һәм тәкъдимнәрен тормышка ашыруда булышлык күрсәтү. Бу кыю мөрәҗәгать башта башкала халкының...