Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балаларны инфекцияләрдән саклыйк

Бала тугач аның организмында кайбер инфекцияләргә карата иммунитет була. Ләкин бу вакытлыча гына, бер яшь тулганда ул бетә диярлек. Балада иммунитет озак вакыт саклансын өчен аңа вакцинация ясыйлар. Прививкалар ярдәмендә уңышлы көрәшергә мөмкин булган микроорганизмнар арасында вируслар (кызамык, кызылча, свинка, полиомиелит, В гепатиты) яки бактерияләр (туберкулез, дифтерия, коклюш, столбняк, гемофиль...

Бала тугач аның организмында кайбер инфекцияләргә карата иммунитет була. Ләкин бу вакытлыча гына, бер яшь тулганда ул бетә диярлек. Балада иммунитет озак вакыт саклансын өчен аңа вакцинация ясыйлар. Прививкалар ярдәмендә уңышлы көрәшергә мөмкин булган микроорганизмнар арасында вируслар (кызамык, кызылча, свинка, полиомиелит, В гепатиты) яки бактерияләр (туберкулез, дифтерия, коклюш, столбняк, гемофиль инфекция) бар.

Вакцинациянең йогышлы авыруларга каршы иң нәтиҗәле ысулы булуы күптән расланган. Врачлар белә, барлык даруларның, шул исәптән вакциналарның да кайбер өстәмә тәэсирләре була. Ләкин прививкага реакция алуны йогышлы авырулардан катлаулану алу хәтәре белән берничектә чагыштырып булмый. Мәсәлән, кызамык белән прививка ясамаган яки иммунитеты булмаган кешеләрнең 98 проценты чирли. Яшь балада коклюшка (бума ютәле) иммунитет булмый, безнең районда ел саен бу авыруның берничә очрагы теркәлә, ул 3 яшькә кадәрге балаларда бик авыр үтә.

Вакцинаны саклагыч иммунитет булдыру өчен кулланганда бер тапкыр укол гына җитми. Гадәттә вакцинацияләрне 2-3 уколдан торган курс белән үткәрәләр, соңрак реквакцинация, ягъни иммунитетка өстәмә вакцина кертелә. Вакцинациянең һәм ревакцинациянең балага тәкъдим ителгән яшьтә һәм билгеле бер вакыт аралыкларында ясалуы мөһим.

Саимә Әбдрәшитова,

район үзәк больницасы педиатры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined