Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Гарасат аксубайлыларны түбәсез калдырды

Быелгы җәйдә гарасатлар бигрәк тә еш кабатлана башлады. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе хәбәр итүенчә, узган ялларда булган көчле җил, яшен аркасында, Буа, Яшел Үзән, Ютазы, Кукмара, Спас, Нурлат, Минзәлә районнарында яшәүче 11 меңгә якын кеше утсыз калган булган. 15 мәктәпнең ут чыбыклары өзелгән. Казанда да кайбер...

Быелгы җәйдә гарасатлар бигрәк тә еш кабатлана башлады. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе хәбәр итүенчә, узган ялларда булган көчле җил, яшен аркасында, Буа, Яшел Үзән, Ютазы, Кукмара, Спас, Нурлат, Минзәлә районнарында яшәүче 11 меңгә якын кеше утсыз калган булган. 15 мәктәпнең ут чыбыклары өзелгән. Казанда да кайбер районнарда 5 сум акча зурлыгында боз яуган диделәр.

Аксубай халкы бу юлы гарасаттан аеруча зур зыян күргән. Районда мондый көчле давыллы яңгыр бер атнада икенче тапкыр әйләнеп килгән икән инде.
- Узган якшәмбедә төштән соң сәгать өч белән дүрт арасында көчле җил чыкты. Санаулы минутлар эчендә агачлар ауды, гарасат йорт түбәләрен куптара башлады, кайбер калайлар хәтта һавада очып йөрде, - дип сөйләде бу хәлләрне үз күзләре белән күргән аксубайлылар.
Аксубай районының «Сельская новь» газетасы хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, 48 йорт түбәсез калган, 135 йортның түбә калае купкан, 900 йортта ут чыбыклары өзелгән. Газ торбаларына да зыян килгән. Район башлыгы Камил Гыйльманов һәлакәт булган урыннарга үзе барган. Хәзер Аксубайда зыян күргән кешеләргә ярдәм итәләр, кичектергесез хезмәт күрсәтүчеләр төнлә дә эшли. Күп авылларда ут чыбыклары ялганган инде.
Башкортстан Республикасына кергән Октябрьск шәһәрендә дә боз яуган. Көчле давылда автомобильләр өстенә калайлар очып төшкән. Ә күршедәге Ютазы районы Урыссу авылында бар да тыныч.
- Октябрьскига бездән 20 минутлык юл, югыйсә, шөкер, җилләп яңгыр яуды, зыян китермәде, - диделәр Урыссу авыл җирле үзидарәсендә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гарасаттан зыян күргән очракта 112 бушлай номеры буенча хәбәр бирергә киңәш итә.
Кама Тамагы районында да айдан артык яңгыр төшкәне юк иде. Урамнарны тутырып, ташулар агызып койган яңгырга сөенеп бетә алмады район халкы.
Һава торышына килгәндә, бүген, 7 июль көнендә, синоптиклар көндез 17 градус, төнлә 15 градус җылы вәгъдә итәләр. Атна азагына кадәр аз болытлы һава торышы саклана. Һаваның уртача температурасы + 20+25 градус булачак.
Эльвира МОЗАФФАР

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы Аксубай боз яуган