Һава торышы тег белән яңалыклар
-
Эссе һава торышы күпме дәвам итәчәк?
Россиянең гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, эссе һава торышы ай ахырына хәтле дәвам итәчәк, төннәрен температура 20 градус тирәсе булачак - бу шушы вакыт өчен уртача нормадан 4-5 градуска артыграк.
-
Синоптиклар 10 май көнне Татарстанда һава торышы үзгәрүен кисәтә
Төньяктан җил секундына 16 метрга кадәр көчәячәк, дип җиткерә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
-
Синоптиклар Татарстанда һава торышы бозылу турында кисәтә
(Казан, 21 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, бүген, 21 гыйнварда, республикада аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Күпчелек районнарда кар явачак, урыны белән буран көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә булачак. Минималь һава температурасы төнлә -14..-19 градус, аязган вакытта -24 градуска кадәр булыр дип көтелә. Максималь...
-
27 ноябрьгә һава торышы: Татарстан синоптиклары көчле буран турында кисәтә
Юлларда урыны белән кар көртләре, бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе һава торышы шартлары бозылу турында кисәтү таратты. 27 ноябрь иртән, көндез һәм кич республика буенча һәм Казанда көчле, юеш кар, буран көтелә. Буран вакытында күз күреме 1000 метр һәм аннан да кимрәк тәшкил итәчәк....
-
Чирмешән районында һава торышы
Синоптиклар да ялгыша бугай - ай ахырына баштарак фаразланган салкыннар урынына алар алдагы 10 көнгә көндез уртача 2 градус җылы - 4 градус салкын, төнлә 0-8 градус салкын, явым-төшемнәр көтегез, диләр. Автор фотосы Безнең сайтта укыгыз: Данир Сабировның хатыны Миләүшә «Лучше всех»та катнашуның күпмегә төшүен әйтте
-
Җылытачак, гөрләвекләр йөгерәчәк
Февральнең өченче декадасына хас аномаль җылы температура Татарстанга яңадан кайтачак. Ягъни 27 февральдән 8 мартка кадәр җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне мониторинглау идарәсенең һава торышын фаразлау бүлеге башлыгы Ирина Трущина хәбәр иткән.Бүген 28 февраль көнне юеш кар, урыны белән буран, көньяк-көнбатыштан уртача...
-
Чирмешәнлеләр язны озак көтәрме?
Алдагы өч көндә һава температурасы төнлә уртача 6-16, көндез 1-8 градус салкын булыр дип көтелә, кар яварга мөмкин. Синоптиклар дөрес фаразласа, март башларында ук көндез температура "плюслы" булачак.
-
Татарстанда буран чыгуы көтелә
Һава торышы 2 февральгә каршы төндә бозылачак. (Казан, 1 февраль, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада һава торышының сизелерлек бозылу ихтималы хакында кисәтә. Һава торышы 2 февральгә каршы төндә бозылачак, ди синоптиклар. Инде бүген кичкә үк буран чыгачак, төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк. Буран...
-
Татарстанда һава торышы: атна ахырында буран көтелә
Республиканың гидрометеорология үзәге һава торышы бозылу турында кисәтә. Республиканың гидрометеорология үзәге якшәмбе көнне, 30 октябрьдә һәм икенче атна башында һава торышы бозылу турында кисәтә. 30 октябрьдә республика территориясендә бераз кар явуы көтелә. Температура төнлә 1-6 градус салкын, ә көндез 3 градус җылыдан 2 градуска кадәр салкын булачак. 31 октябрьдә һәм...
-
10 градуска кадәр суыта
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән кар явуы көтелә. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Көндез 0-4 градус җылы, ә төнлә 2-10 градус салкын булуы хакында кисәтә синоптиклар. Юлларда бозлавык булу сәбәпле, сак булыгыз.
-
Чирмешәндә һава торышы әлегә үзгәрми
Алдагы берничә көндә һава температурасы төнлә уртача - 20, көндез 26-30 градус җылы булыр дип көтелә. Аннары эсселек кимиячәк. Синоптиклар бу көннәрдә нык явым - төшемнәр ышандырмый.
-
Һава торышы үзгәрергә мөмкин
Татарстанда җилнең көчәюе һәм урыны белән яңгыр көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә бүген - 20 июльдә һава торышының бозылуы ихтимал. Көннең икенче яртысында яшен һәм көчле җил көтелә. Көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.
-
Игътибар, иртәгә һава торышы бозыла!
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый кисәтү таратты. Республикада һава торышының бозылуы көтелә. Иртәгә иртән һәм көндез республиканың көнбатыш районнарында яшен, урыны белән көчле яңгыр көтелә. Яшен вакытында көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга (Казанда 15-18 метр) кадәр җитү ихтималы бар. Интертат
-
Татарстанда һава торышы бозыла
Татарстан Гидрометцентры мәгълүматлары буенча, бүген көндез һәм кич республикада күк күкрәү, яңгыр яву көтелә. Шулай ук җилнең секундына 15-18 метрга кадәр көчәю ихтималы зур.
-
Игътибар, һава торышы бозыла!
Бүген кич давыллап яңгыр яварга мөмкин. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый кисәтү таратты. Татарстанда һава торышы бозылуы көтелә. Ул бүген 18:00 сәгатьтән 7 июньнең 18:00 сәгатенә кадәр вакыт аралыгында булырга мөмкин. Республикада яшен, көчле яңгыр, боз яву ихтималы зур. Җилнең кыска вакытка секундына 23 метр тизлеккә кадәр...