Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәнлеләрнең бурычлары 700 мең сумнан да артыграк

Бүген чирмешәнлеләрнең торак - коммуналь хезмәтләр өчен түләнмәгән бурычлары 700 мең сумнан артып киткән. Район үзәгендә яшәүчеләр әҗәт буенча "иң алда", аларның бурычы 579 мең сумга җитә. Лашманлыларның 26 мең сум чамасы, башка авылларның да 5- 10ар мең сум тирәсе түлисе бар. -Авылларда, нигездә, су өчен бурычлар җыела, - ди...

Бүген чирмешәнлеләрнең торак - коммуналь хезмәтләр өчен түләнмәгән бурычлары 700 мең сумнан артып киткән. Район үзәгендә яшәүчеләр әҗәт буенча "иң алда", аларның бурычы 579 мең сумга җитә. Лашманлыларның 26 мең сум чамасы, башка авылларның да 5- 10ар мең сум тирәсе түлисе бар.

-Авылларда, нигездә, су өчен бурычлар җыела, - ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илнар Минһаҗев. - Бүген район үзәгендә яшәүчеләрнең 50 процентында, авылларда 60 процент хуҗалыкларда су санагычлары куелган. Район буенча 6000 хуҗалыкның яртысы норматив, яртысы санагыч күрсәткечләре буенча түли дигән сүз. Кызганычка каршы, санагычлары булган хуҗалар да аның күрсәткечләрен вакытында бердәм исәп - хисап үзәгенә җиткермиләр, яисә аны квитанцияләрдә дә күрсәтмиләр. Нәтиҗәдә аларга да норматив буенча саныйлар да, зур суммалар килеп чыга.
Халыкның күпчелеге хезмәт хакы яки пенсия алгач иң беренче итеп торак - коммуналь хезмәтләр өчен исәп - хисап ясый. Берәүләр квитанцияләрне тотып почта бүлекчәләренә ашыкса, башкалар банклар аша түләүне кулай күрә. Әмма бүген барлык төр түләүләрне дә өйдән чыкмыйча гына, интернет челтәре аша да башкарырга мөмкин. Почта бүлекчәләрендә, банкларда чират торасы, вакыт сарыф итәсе юк. Бүген һәр оешмада диярлек хезмәт хакын пластик картага күчерәләр. Аның ярдәмендә су, газ, ут, телефон, интернет, салымнар, ЮХИДИ штрафлары - һәммәсен түләп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы лашман бурычлар