Узган елның көзеннән бирле район үзәгенең көнчыгыш өлешендә каты көнкүреш калдыкларын капчыкларда килеш җыялар.
-Бу эшне инде дүрт ай дәвамында башкарабыз,- ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте директоры Рәфыйк Хәйдаров. -Халык моңа күнде дисәк тә була. Дәгъва белдерүчеләр юк.
Коммуналь хуҗалык транспорты атнага ике тапкыр: дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрне иртәнге...
Узган елның көзеннән бирле район үзәгенең көнчыгыш өлешендә каты көнкүреш калдыкларын капчыкларда килеш җыялар.
-Бу эшне инде дүрт ай дәвамында башкарабыз,- ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте директоры Рәфыйк Хәйдаров. -Халык моңа күнде дисәк тә була. Дәгъва белдерүчеләр юк.
Коммуналь хуҗалык транспорты атнага ике тапкыр: дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрне иртәнге сәгатьләрдә урамнарны әйләнеп, капчыкларны җыеп чыга.
Чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә транспорт Лашманга бара. Монда инде бер елдан артык чүп-чарны шундый ысул белән чыгаралар.
-Минемчә, бу яңалык үзен аклады, - ди Рәфыйк Габдрахман улы. -Урамнар чистарып калды. Элек бит контейнердагы чүп-чар таралып, исләнеп ята иде. Контейнерлар урнаштырырга урын табу үзе бер проблема булды. Хәзер андый проблема да юк. Дөрес, халыкның коммуналь хезмәтләр өчен бурычы зур. Шул исәптән чүп-чарны чыгару өчен дә түләргә теләмәүчеләр бар. Ә бит бу хезмәт өчен айга нибары 19 сум 20 тиен генә алына.
Киләчәктә Чирмешәннең әлегә контейнерлар куелган башка урамнарында да каты көнкүреш калдыкларын капчыкларда җыюны оештырырга планлаштыралар.
Автор фотолары.