Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән суганчылары товарларына яхшы бәя көтә

Быел җәй башы коры килсә дә, суган уңышы чагыштырмача яхшы. Халык инде аны җыеп, хуҗалыктан артып калганын сатып җибәрергә дип әзерләп куйган. Хәзер бер сорау борчый: суганны ничек файдалырак, кыйбатрак бәягә урнаштырырга? Кайберәүләр уңышны шәһәрләргә алып барып, үзләре сату җаен эзли, шулай файдалырак диләр. Кармыш, Яшәүче суганчыларының күбесе продукциясен, елдагыча,...

Быел җәй башы коры килсә дә, суган уңышы чагыштырмача яхшы. Халык инде аны җыеп, хуҗалыктан артып калганын сатып җибәрергә дип әзерләп куйган. Хәзер бер сорау борчый: суганны ничек файдалырак, кыйбатрак бәягә урнаштырырга?

Кайберәүләр уңышны шәһәрләргә алып барып, үзләре сату җаен эзли, шулай файдалырак диләр. Кармыш, Яшәүче суганчыларының күбесе продукциясен, елдагыча, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Алабуга базарларына илтеп, күмәртәләп сатып алучыларга тапшырган. Бәясе - килосын уртача 20 сумнан. Ә менә Әккәрәйдән берничә гаилә Самара базарында үз суганнарын үзләре сатып кайтканнар. Болай итү мәшәкатьлерәк, ләкин табышлырак икән - анда баш суганның килосы 30-35 сум тора ди.
Кайбер авылларда суган җыярга алыпсатарлар килгән. Билгеле, алар бәяне түбән куя. Лашманда Чаллыдан килеп әлеге яшелчәне килосын 12 сумнан җыеп йөргәннәр, арзан дип, күпчелек тапшырырга ашыкмаган. Икенче көнне Чистайдан килгән берәү гомумән суганның килосын 8 сумнан гына сатарга тәкъдим иткән. Мондый юнь бәягә үз продукциясен бирергә теләүче табылмаган. Башка авылларда да җәй буе тир түгеп үстергән товарларын килосын 10-12 сумнан гына сатарга теләмиләр, халык суганның бераз булса да бәясе күтәрелмәсме дип өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан суган

2
X