Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районында уяулыкны көчәйтәләр

Январь башында күпчелек халык рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек ала. Күңел ачу чаралары бу ай азагында ук башланачак. Әмма кайберәүләр, аеруча җитәкчеләр, хезмәт күрсәтүче оешмалар өчен мондый бәйрәмнәрдә икеләтә уяу, гадәттән тыш хәлләргә гел әзер торып эшләргә туры киләчәк. Террорчылыкка каршы район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында билгеләп үтелгәнчә, бу чорда объектларны саклау,...

Январь башында күпчелек халык рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек ала. Күңел ачу чаралары бу ай азагында ук башланачак. Әмма кайберәүләр, аеруча җитәкчеләр, хезмәт күрсәтүче оешмалар өчен мондый бәйрәмнәрдә икеләтә уяу, гадәттән тыш хәлләргә гел әзер торып эшләргә туры киләчәк.

Террорчылыкка каршы район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында билгеләп үтелгәнчә, бу чорда объектларны саклау, янгыннарны кисәтү, дежур тору, таләпләрне катгый үтәү бик мөһим.
-Әлеге мәсьәләләрдә уяулык кирәк, беркайчан да йомшаклык күрсәтергә ярамый, - диде район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин, район мәдәният йортына чакырылган җитәкчеләргә һәм төрле хезмәтләр башкаручы оешмалар вәкилләренә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының "Чирмешән" муниципальара бүлеге җитәкчесе Фаяс Минһаҗев террорчылык гамәлләрен кисәтү зарурлыгы хакында белдерде. Полициягә бәйрәм ялларында,гомумән, һәрвакыт, ирекле халык дружиналары да булышырга тиеш. Быел республикада террорчылык характерында 74 җинаять кылынган. Төрле радикаль төркемнәр халыкка үз карашын тагарга маташа. Безнең районда да кайберәүләрне исәпкә алганнар. Иске Кадида берәүдә экстремистик әдәбият табылган. Тирәбездә шикле кешеләр күренсә полициягә хәбәр бирергә гадәтләник.
Татарстанда 2014 елда 19 авыл җирлеге Советлары биналарыннан компьютер техникасы, акча һәм башка кайбер әйберләр урланган. Бу эшкә кул сузган угрыларны әле дә тота алмыйлар.
Киңәшмәдә янгыннарны булдырмау өчен башкарылырга тиешле чараларны да кабат искә төшерделәр. Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре тирәсендә дә рөхсәт ителмәгән урыннарда салют, фейерверклар, петардалар - пиротехник эшләнмәләр аттыру катгый тыела.
Биналар эчендә бигрәк тә сак булу зарур. Шәмнәр, бенгаль утлары кабызу зур бәхетсезлеккә китерергә мөмкин.
Гомумән, алда булачак бәйрәмнәрдә уяулыкны югалтмау, җаваплылык, куркынычсызлык, иминлек турында онытмау - һәркемнең бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined районный совет комиссияләр Терроризму – нет!