Комиссияләр тег белән яңалыклар
-
Лашманда яшәүче ана балаларын приюттан алып кайтырмы?
Өлкәннәр яшүсмерләр проблемаларын, ана һәм бала сәламәтлеген даими кайгырта. Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең чираттагы утырышында да кабат бу хакта сөйләштеләр. Проблемаларны иртә срокта ачыклау аларны хәл итүне күпкә җиңеләйтә. Бу комиссиягә балаларның тәрбиясенә җитди карамаган әти-әниләр һәм хокук бозган яшүсмерләр дә чакырулы иде. Лашман авылыннан яшь ана приюттан балаларын...
-
Чирмешәндә бурычлыларны комиссиягә чакыралар
Райондашларыбызның торак-коммуналь хезмәтләр өчен барлыгы 737 мең сум бурычы җыелган. Шуның 350 меңнән күбрәге аеруча "тискәре" 30лап кеше өлеше. Бу - салкын су, чүп чыгару һәм ТСЖ хезмәтләре өчен түләнергә тиешле суммалар. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икьтисад буенча урынбасары Марат Әһлиуллин әйтүенчә, андыйларның салым бурычлары да байтак. Чирмешәндә яшәүче берәүнең...
-
Түбән Кармалкадан һәм Кара Чишмәдән ата-аналы балаларны приютка озаттылар
Инде 5 тапкыр җинаять кылган (урлашкан) яшүсмернең, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышында әллә ни борчылганы сизелмәсә дә, Г.ның әнисенә "ашыгыч ярдәм" чакыртырга туры килде. Кеше малына кызыгучы егет, бәлки, шуннан соң үзенең ялгышын, әти-әнисенә нинди кайгы, авырлыклар китерүен аңлар. Карап торышка бик мөлаем кеше. Үзенең бу адымга ник баруын...
-
Чирмешән районында мохтаҗларга ярдәм күрсәтелә
Районның ведомствоара комиссиясе районда яшәүче күп балалы 340, гаилә һәм балага социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә торган 11 гаиләнең тормыш хәле белән танышкан. Тикшерү барышында 14 гаиләдә - электр, 9 гаиләдә газ җиһазларында җитешсезлекләр барлыгы ачыкланган. Район социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре үткәргән рейдлардан соң 15 кешегә алкогольдән дәвалану кирәклеге, 12...
-
Ана күңеле шешәдә, бала күңеле урамда
Районның балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе утырышларында балаларның гына тәртибе каралмый, ни аяныч, монда эчкече әниләр дә - еш "кунак". Комиссиянең чираттагы утырышына андыйларны тагын чакырганнар. -Балагызга инде өч яшь, ә ул курчак хәтле генә. Сабыйны ашатмыйсыз, ач бит ул. Комиссия әгъзалары шушы сүзләр белән яшь әнине тиргәп, кабат акылга...
-
Чирмешән әле яхшылар рәтендә түгел
Хокук бозуларны кисәтү буенча төрле чаралар үткәрү өчен акча кызганмаска кирәк. Бу юнәлештә безнең районда байтак эш алып барыла, тик без әле яхшылар рәтендә түгел. Районда хокук бозуларны кисәтү буенча үткәрелүче чараларның комплекслы программасы төзелгән. Вакытлыча эшкә урнашкан яшүсмерләргә мәшгульлек үзәге аша матди ярдәм (материаль поддержка) түләнә. Авыр яшүсмерләргә һөнәри...
-
Чирмешән районында уяулыкны көчәйтәләр
Январь башында күпчелек халык рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек ала. Күңел ачу чаралары бу ай азагында ук башланачак. Әмма кайберәүләр, аеруча җитәкчеләр, хезмәт күрсәтүче оешмалар өчен мондый бәйрәмнәрдә икеләтә уяу, гадәттән тыш хәлләргә гел әзер торып эшләргә туры киләчәк. Террорчылыкка каршы район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында билгеләп үтелгәнчә, бу чорда объектларны саклау,...
-
Исерек әни - начар үрнәк
Спиртлы эчемлек кулланган өчен комиссиягә чакырылган яшүсмернең әнисе утырышка исерек килеш килгән. Чирмешән районы балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә тугыз яшүсмер профилактик исәптә тора, аларның алтысы спиртлы эчемлекләр кулланган килеш җәмәгать урыннарында күренгән өчен исәпкә куелган. Балигъ булмаганнар арасында спиртлы эчемлекләр кулланучыларның артуы борчу уята. Районның балигъ булмаганнар белән эшләү...
-
Тәртипкә өйрәнергә вакыт
Хәзер район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия членнарына гына түгел, ә район Советында һәм башкарма комитеттагы кайбер җитәкчеләргә дә төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга карата беркетмә төзү өчен вәкаләтләр бирелгән. Сентябрьдә 14 кешегә беркетмә төзелгән һәм аларга 19 мең сум штраф салынган. - Хәзер чисталык өчен генә түгел, урамда сәүдә итү, этләрне...