Районный совет тег белән яңалыклар
-
Чирмешән районында мәктәпләр ремонтлауга акча бирелә
Агымдагы елда республика программасы нигезендә районда ремонтлана торган мәктәпләргә, балалар бакчаларына район бюджетыннан өстәмә рәвештә 6 миллион сумга якын, мәдәният йортларын төзекләндерүгә 711 мең сум акча бүленеп биреләчәк. Ремонт эшләре Ивашкино, Бәркәтә балалар бакчаларында, Урманасты Үтәмеш, Утыз Имән мәдәният йортларында, Күтәмә, Иске Котыш, Туймәт мәктәпләрендә үткәрелергә тиеш. Бу хакта муниципаль...
-
Чирмешән малайлары чит өлкәләргә чыга
Боз сараенда шөгыльләнүче 10-11 яшьлек малайлар Ватан сакчылары көне уңаеннан Тольятти шәһәрендә узган хоккей турнирында өченче урын яулап кайтты. "Корыч ябалаклар"ның көндәшләре - Тольяттидан -ике, Нурлаттан һәм Кузнецк (Пенза өлкәсе) шәһәрләреннән берәр команда булган. Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
-
Фердинат Дәүләтшин Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде
Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе постына, конкурс комиссиясенә документлар тапшырып, башта өч кандидат дәгъва кылды. Соңрак, Совет утырышында, шулардан Фердинат Дәүләтшинга өстенлек бирелде. Моңа кадәр бер ай чамасы башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкарган Фердинат Мидхәт улы кандидатурасын муниципаль район Советының чираттагы илле җиденче утырышында катнашкан һәм тавыш биргән барлык...
-
Чирмешән районы ашыгыч хезмәтләре хәбәр итә
Узган атнада Чирмешәндә яшәүче Т. үз-үзен пычак белән җәрәхәтләгән. 01 135 нче янгын часте диспетчерлыгыннан хәбәр итүләренчә, узган атна янгын сүндерүчеләр өчен тыныч үткән, ут чыгу очраклары турында хәбәрләр булмаган. 02 12нән 16 январьга кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 15 гариза һәм хәбәр кергән. Бер атнада ике тапкыр...
-
Яңа Элмәле янындагы авариядә биш кеше зыян күргән
Район территориясендә узган атнада булган юл-транспорт вакыйгасында дүрт машина бәрелешә, биш кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре ала. -Самара өлкәсендә яшәүче "Лада - Гранта" йөртүчесе Кузай-Нурлат юлында, Яңа Элмәле тирәсендә, хәрәкәт өчен тизлекне дөрес сайламый һәм каршыга килүче "Лада-Ларгус" автомобиленә килеп бәрелә, - ди район ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Рәмис...
-
Район җитәкчесе кыска вакытлы ялда
Районыбыз җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин кыска вакытлы ялда. Ул киләсе атнада кабат эшенә керешәчәк. Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
-
Чирмешәнлеләр ялларны кыскартуга каршы
Татарстанның бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар турындагы законына үзгәрешләр керергә мөмкин. Ул ялларга туры килүче бәйрәмнәрне башка көнгә күчерү турындагы пунктны гамәлдән чыгаруны күздә тота. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары әлеге закон проектын беренче укылышта кабул да иткәннәр. Сүз республиканың дүрт рәсми бәйрәме (30 август - Татарстан Республикасы көне, 6 ноябрь Татарстан...
-
Чирмешәндәге “Ромашка“ барысын да узды
Иң матур бизәлгән чыршы, Яңа ел мәйданчыкларына игълан ителгән конкурста "Ромашка" балалар бакчасы (Чирмешән) беренче урынга лаек булды. Махсус комиссия учреждениеләр, оешмалар каршындагы чыршыларны, аларның бизәлешен, кар сыннарын, уен мәйданчыкларын карап чыккач, быел Гран-прига лаеклы оешма юк дип тапты. Кайбер оешмалар үз территорияләрен бизәүгә бик соң керештеләр, башкалар, гомумән, аннан-моннан...
-
Чирмешәндә самогон да саталар
Быелның 11 ае эчендә райондагы сәүдә нокталары аша чирмешәнлеләргә 173 мең 626 литр алкоголь продукциясе сатылган. Бу сан былтыргы шушы чордан 15 процентка азрак. Районда алкоголь продукциясе сатуга рөхсәте булган 69 сәүдә ноктасы бар. Шуларның 49ы - авылларда, 20се район үзәгендә урнашкан. -Узган 11 айда полиция хезмәткәрләре исерткеч эчемлекләр сату...
-
Чирмешән районында уяулыкны көчәйтәләр
Январь башында күпчелек халык рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек ала. Күңел ачу чаралары бу ай азагында ук башланачак. Әмма кайберәүләр, аеруча җитәкчеләр, хезмәт күрсәтүче оешмалар өчен мондый бәйрәмнәрдә икеләтә уяу, гадәттән тыш хәлләргә гел әзер торып эшләргә туры киләчәк. Террорчылыкка каршы район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында билгеләп үтелгәнчә, бу чорда объектларны саклау,...
-
Чирмешәндә референдум законсыз үткән
Чирмешән авыл җирлеге территориясендә яшәүче гражданнардан үзсалым җыю буенча җирле референдум законлы түгел. Бу хакта, әлеге чараны үткәрүгә, җыелган акчаларны куллануга кагылышлы карарлар җирлек депутатлары рөхсәтеннән башка кабул ителгән. Шуңа да авыл җирлегенең 2014 елның 28 апрелендә һәм 2014 елның 8 июлендә кабул ителгән карарларына район прокуроры протест белдерде. Шуның...
-
Чирмешәндә завод булырмы?
Безнең районда нефть эшкәртүче завод төзү турында сүз йөри. Бу дөресме? Редакциягә килгән хаттан. Әлеге сорау уңаеннан без Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетына мөрәҗәгать иттек. -Әшәлче битум чыганагы Әлмәт районының, шулай ук Чирмешән, безнең районның Түбән Кәминкә, Кармыш һәм өлешчә Бәркәтә авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан,- ди муниципаль район башкарма комитеты...
-
Чирмешәнлеләр Раштуага әзерләнәләр
7 январьда Чирмешәндә яшәүче Герасимовлар гаиләсендә ике бәйрәм бергә туры килә: Раштуа һәм хуҗабикә Венера Валентиновнаның туган көне. -Минем туган көнем 5 январьда. Ләкин без аны 7сендә, Раштуа бәйрәмендә үткәрәбез, - ди Венера Герасимова. Раштуа - Иисус Христосның туган көне чиркәү тарафыннан дүртенче гасырдан бирле билгеләп үтелә. Раштуа алдыннан христианнар...
-
Чирмешән эшсезләрен укыталар
Район мәшгульлек үзәгендә эшсез буларак исәптә торучылар киләсе елда да өстәмә һөнәр үзләштерә алачак. Шундый 30 кешегә үзләре теләгән һөнәр буенча курсларда уку мөмкинлеге тудырыла. Агымдагы елның 11 аенда да 29 райондашыбыз өстәмә һөнәр үзләштергән. Бу райондашларыбыз аш пешерүче, смета эше, газ котельныйлары операторы һәм башка һөнәрләргә укыган. -Эшсез калгач...
-
“Безнең Чирмешән“ газетасына ташламалы бәядән язылыгыз
5нән 15 декабрьгә кадәр Бөтенроссия матбугатка язылу ункөнлеге үткәрелә. Бу көннәрдә "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") район газетасына язылу бәясе 24 сум 60 тиенгә түбәнрәк, ягъни аңа 419 сум 40 тиенгә язылып була. Элемтә бүлекчәләрендә сезне көтәләр!