Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Якты Тау үзешчәннәренә яхшы бәя куелды

"Туган як җәүһәрләре" халык иҗаты район фестиваленең I тур концерты Утыз Имән авыл мәдәният йортында узды. Монда Иске Кади, Якты Тау, Светлогорск һәм Утыз Имән авыллары үзешчәннәре чыгыш ясады. -Безгә бу авыл мәдәният йортлары коллективларының чыгышлары бик ошады,- ди район мәдәният йорты хореографы, фестивальнең оештыру комитеты әгъзасы Рәхилә Шакирова. -Смотрга...

"Туган як җәүһәрләре" халык иҗаты район фестиваленең I тур концерты Утыз Имән авыл мәдәният йортында узды. Монда Иске Кади, Якты Тау, Светлогорск һәм Утыз Имән авыллары үзешчәннәре чыгыш ясады.

-Безгә бу авыл мәдәният йортлары коллективларының чыгышлары бик ошады,- ди район мәдәният йорты хореографы, фестивальнең оештыру комитеты әгъзасы Рәхилә Шакирова. -Смотрга җитди әзерләнгәннәр. Аеруча Якты Тау үзешчәннәрен билгеләп үтәсе килә. Аларның 14 кешесе хорда җырлады. Вокаль ансамбль дә, аерым җырчылар да, биючеләр дә чыгыш ясады. Бик матур сәхнә костюмнары да булдырганнар.
Башкаларны да мактап кына үтәсе килә - Утыз Имәнлеләрнең театральләштерелгән композицияләре яхшы булды, Иске Кади авылының 63 кешелек хоры гына да ни тора!
Ә менә Лагеркада узган концерт андый уңай тәэсирләр калдырмаган. Бирегә Югары Кармалка, Шешминка, Түбән Кармалка, Мордва Афонькәсе үзешчәннәре килгән.
-Барлыгы 28 номер карадык,- ди балалар сәнгать мәктәбе директоры, оештыру комитеты рәисе урынбасары Рәмзия Гайниева. -Икенче турга җиде концерт номеры сайлап алынды. Монда да вокаль ансамбльләр, аерым җырчыларның чыгышларын күрә алдык.
Кызганыч, Мордва Афонькәсенең "Умарина" ансамбле составында дүрт кенә кеше җырлады.
Смотр дәвам итә. Чираттагы концерт Ивашкинода һәм Лашман мәдәният йортларында була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined