Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яңа Элмәледә Порфирий Афанасьевның шигырьләрен укыячаклар

Яңа Элмәле авылында "Афанасьев укулары" исемле республика фәнни-гамәли конференция үтәргә тиеш. Әлеге чара якташыбыз - Чувашия республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, халык шагыйре, М.Сеспель исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, дөнья халыкларының халыкара академиясе академигы Порфирий Афанасьевка туган авылында чуваш телен һәм мәдәниятын саклау һәм үстерү максатыннан оештырыла. Порфирий Васильевичка узган елны 75...

Яңа Элмәле авылында "Афанасьев укулары" исемле республика фәнни-гамәли конференция үтәргә тиеш.


Әлеге чара якташыбыз - Чувашия республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, халык шагыйре, М.Сеспель исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, дөнья халыкларының халыкара академиясе академигы Порфирий Афанасьевка туган авылында чуваш телен һәм мәдәниятын саклау һәм үстерү максатыннан оештырыла.

Порфирий Васильевичка узган елны 75 яшь тулды. Авырып тору сәбәпле, ул соңгы арада туган ягына кайта алмады. Якташлары танылган язучыны онытмыйлар. Былтыр районның чуваш мәктәпләре катнашында "Афанасьев укулары" булды, быел исә әлеге чара республика дәрәҗәсәндә узачак. Бүген Порфирий Афанасьев Чабаксарда яши, һаман да күп эшли, иҗат итә.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Порфирий Афанасьев Яңа Элмәледә шигырьләрен укыячаклар