Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әмир турында җыр бар

"Әмирем, синдә минем яшьлек хисләрем". Моннан 40 еллар элек Чирмешәндә вокаль-инструменталь ансамбль оештырып, авылларда да концертлар куеп йөргән якташыбыз Рифкать Алиев туган авылына багышлап шундый исемдәге шигырь һәм аңа көй дә язган иде. Аны мәҗлесләрдә, хәтта туйларда да еш җырладылар. Соңгы елларда, кызганыч, ул бик сирәк яңгырый. 220 ел чамасы...

"Әмирем, синдә минем яшьлек хисләрем". Моннан 40 еллар элек Чирмешәндә вокаль-инструменталь ансамбль оештырып, авылларда да концертлар куеп йөргән якташыбыз Рифкать Алиев туган авылына багышлап шундый исемдәге шигырь һәм аңа көй дә язган иде.

Аны мәҗлесләрдә, хәтта туйларда да еш җырладылар. Соңгы елларда, кызганыч, ул бик сирәк яңгырый.
220 ел чамасы тарихлы Әмирнең Тансык, Алачык чишмәләрен, Каракиләк урманнарын, әрәмә һәм яшелчәләрне, үткәннәрне күз алдына китерүче әлеге җырны кабат "сәхнәгә" күтәрәсе килә. Соңгы дистә еллар дәвамында хәрби ансамбльдә эшләгән музыкант Рифкать Шәһит улы моңа үзе дә кинәнер. Ул язган шигырьне, истә калганча һәм бераз өстәмәләр кертеп, түбәндәгечә тәкъдим итәм. Көе, билгеле, үзгәрешсез. Ул үзенчәлекле, матур, килешле.
Кадыйр Гомәров.
Әмирем, синдә минем яшьлек хисләрем
Сөлчә буе матур әрәмәлек,
Сызылып киткән аның ярлары
Шуңа күрә сиңа тартыладыр
Егетләре, сылу кызлары.
Кушымта:
Әмирем, синдә минем яшьлек хисләрем.
Әрәмәләр, чишмәләр,
Яшелчә дә бар бездә.
Килегез, күрегез
Сез ял итәргә безгә.
Кушымта:
Әмирем, синдә минем яшьлек хисләрем.
Тансык суы ташып ага,
Елгаларга юл таба.
Халкыбыз уңган, булдыклы
Узыша-узыша йорт сала.
Кушымта:
Әмирем, синдә минем яшьлек хисләрем.
Әмир урманына менеп
Яшьләр күңел ачалар.
Бәйрәмнәргә, Сабантуйга
Гел ашкынып кайталар.
Кушымта:
Әмирем, синдә минем яшьлек хисләрем.
Каракиләк имәннәре
Нигезләргә куелган.
Авылым якын, йөрәгемә
Гомерлеккә уелган.
Кушымта:
Әмирем, синдә минем яшьлек хисләрем.
Еракларга киткән чакта
Алачыктан су алам.
Кыстамагыз, башка китмим,
Мин монда гына калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әмир авылы җыр