Әмир авылы тег белән яңалыклар
-
Әмир куяны Чирмешәнгә китте
Әмир авылы мәдәният йортында 31 декабрь көнне узган Бал-маскарадтагы төп бүләкләрне - әтәчне шушы авылдан Алмаз Мәслахов, куянны Чирмешәннән Илмир Хатыйпов оттылар. Әлеге зур бүләкләр - Фәрхать һәм Исламия Нуретдиновлар гаиләсеннән лотерея уены күчтәнәчләре. Бал-макскарадта катнашучылар арасында рулоны белән салам, печән, центнерлап бөртек отучылар да булды. Аларын Фәрит Бадаев, Раушан...
-
Әмир урамнары гел чиста (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадыйр Гомәров фотолары
-
Әмир турында җыр бар
"Әмирем, синдә минем яшьлек хисләрем". Моннан 40 еллар элек Чирмешәндә вокаль-инструменталь ансамбль оештырып, авылларда да концертлар куеп йөргән якташыбыз Рифкать Алиев туган авылына багышлап шундый исемдәге шигырь һәм аңа көй дә язган иде. Аны мәҗлесләрдә, хәтта туйларда да еш җырладылар. Соңгы елларда, кызганыч, ул бик сирәк яңгырый. 220 ел чамасы...
-
Әмир авылы тарихыннан
Әмир авылына нигез салучының шәҗәрәсе бүгенге көннәргә кадәр сакланган. Шәҗәрә сигез буыннан тора һәм ул түбәндәгечә: Әмирнең ике улы булган -Мөхаррәм һәм Хисаметдин. Мөхаррәмнең, үз чиратында, ике улы - Мөхәммәтали һәм Абделвәли, ә Хисаметдинның өч улы - Гайнан, Гыйлаҗетдин, Мифтахетдин булган. Алда сүзне Мөхәммәтали ягыннан гына дәвам итәбез: Мөхәммәтали һим...
-
Әмирдән Латыйп Насыйбуллинның өендә ремонт бара
Әмирдә яшәүче Латыйп абзый Насыйбуллиннның өендә берничә яңа тәрәзә куйдылар, утын ягып җылытучы яңа мич ясап бирделәр, электр уты да керттеләр. Инде өен эчтән һәм тыштан да матурларга керешәләр. 77 яшьлек ялгыз пенсионер хакында күптән түгел генә бер язган идек ("Латыйп абзыйга яңа пич кирәк", 30 ноябрь, 2016нчы ел саны)....
-
Әмирдән Латыйп абзыйга яхшы мич кирәк
Аның өендә газ, электр уты да юк. Күп вакыты корымнан кап-кара булган олы мич янында үтә: аны утын ягып җылыта, күмергә чуен куеп аш пешерә, чәй кайната. Төнлә мич башында ятып йоклый. Әмирдә, Мәктәп урамында ялгыз яшәүче Латыйп абзый Насыйбуллин телевизор карамый, газета-журналлар укымый. Өеннән чыгып китә дә, кайдандыр такта,...
-
Әгъләмовлар Әмирдә туачак балаларга киләсе елда да 100әр мең сум акча бирәчәк + ФОТО
Быел Әмирдә туган Самирәнең әти-әнисенә - Заһит һәм Илсөяр Мәслаховларга эшкуарлар - Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар 100 мең сум акча бирделәр. Бала туганчы ук, үзләре үк оештырган авыл Сабан туенда. Үткән атнада, Әмир бабайлары, әбиләре Мәслаховларга, инде ай ярымлык Самирәгә исем кушу мәҗлесенә җыелдылар, кунак булдылар. -Киләсе елда да, туган...
-
Нефтьчеләр Әмир клубын ремонтларга булыша
Әмир клубына якын көннәрдә төзүчеләр килергә тиеш. Әлеге мәдәният учагында ремонт үткәрүгә 5 миллион 700 мең сум акчаны нефтьчеләр бирәчәк. - Капиталь ремонт барышында түбәне яңарту, бинаны сайдинг белән тышлау, электр һәм җылыту челтәрен алмаштыру, су кертү һәм эчке якны матурлау, территорияне төзекләндерү күздә тотыла, - ди район мәдәният бүлеге...
-
Әмирдә яшәүче абүнәчегә “Татмедиа” бүләге тапшырылды
Әмирдә яшәүче Зөлфия Галимова «Татмедиа» җәмгыяте оештырган «Подписка өчен телевизор!» бәйгесендә катнашып, махсус бүләккә лаек булды. Озак еллар укытучы булып эшләүче Зөлфия Кәшиф кызы элегрәк тә республика бәйгеләрендә катнашып, бүләкләр откан. -Дөрес, зур призлар эләккәне юк, әмма җырлар яздырылган диск, бейсболка кебек әйберләрне кадерләп саклыйм, инде коллекциямне "Татмедиа» бүләге дә...
-
Лашманда Әмирдән кызлар көтәләр
Лашман мәктәбенең 1 нче сыйныфына быел 9 бала укырга кергән - тугызысы да малайлар. Күршедәге Әмир башлангыч мәктәбеннән киләчәктә аларга бер малай, дүрт кыз кушылачак. Тагын шунысы кызык, бу мәктәпнең 11 класында да тугыз бала белем ала - һәм барысы да егетләр.
-
Быел бездә Сабантуй булмады
Быел безнең авылда Сабантуй үткәрмәделәр. Ничектер кимсенеп, хурланып куйдык. Әмирдә һәм Яшәүчедә бәйрәм оештыруларыннан соң тагын әллә ничек булып китте. Әмирдә Авыл көнен инде ничә ел Сабан туе дәрәҗәсенә җиткереп үткәрүләре мактауга лаек. Ике бертуган якташлары хисабына шулкадәр тамаша. Аларның да артык акчасы юктыр, әмма туган авыллары хакына малларын кызганмыйлар....
-
Әмирдә Авыл көне үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә ШӘРИФУЛЛИНА фотолары.
-
Әмиргә артистлар килә
30 июль көнне Әмир авылында булачак Сабан туена Казаннан Мөнир Рахмаев, Алинә Шәрипҗанова, Нурислам, "Сәйдәш" бию төркеме дә килергә тиеш. Бәйрәмне күренекле театр артисты Әсхәт Хисмәт алып барачак. Әмирдә Авыл бәйрәме сәгать 10да, ә Яшәүчедә сәгать 12дә башлана.
-
Әмирдә Сабан туена җыеналар
Бу авылда чираттагы, быелгы Сабан туен 30 июльгә билгеләгәннәр. Бәйрәм сәгать 10да башланачак. Иганәчеләр - шушы авыл егетләре Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар Әмиргә Казаннан күренекле, популяр артистлар да дәшкәннәр, көрәштә, уеннарда җиңүчеләргә затлы бүләкләр дә әзерләгәннәр.
-
Әмирдә кәҗәләр зыян сала
Әмир урамнары быел да бик чиста, күпчелек йортлар каршы, тыкрыклар ялт итеп тора. Чәчәкләр, клумбалар да байтак. Кызганыч, менә шушы матурлыкка кәҗәләр зыян сала. Авылда әлеге әрсез хайваннар дистәләп. Хуҗалары аларны ябып, урамга чыгармасыннар иде. Әгәр тыңламыйлар икән, андыйларга карата ниндидер бер үтемле чара күрергә кирәктер. Әмирдә яшәүчеләр.