Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Лашманнар “Сигезле”не “мишәрләткән”

Лашман мәктәбенең "Мөгаллимә" ансамбле Биектау районының Шәпше авылында үткән "Түгәрәк" уен" республика татар фольклоры фестивалендә беренче урын яулап кайтты. Укытучылардан торган әлеге коллектив жюрига татар халкының "Сигезле" биюен Чирмешән мишәрләре бии торган "подгорный" элементлары белән баетып тәкъдим иткән. Бәйгедә районнан катнашкан тагын бер коллектив - Бәркәтәнең "Чишмә" фольклор ансамбле татар...

Лашман мәктәбенең "Мөгаллимә" ансамбле Биектау районының Шәпше авылында үткән "Түгәрәк" уен" республика татар фольклоры фестивалендә беренче урын яулап кайтты.

Укытучылардан торган әлеге коллектив жюрига татар халкының "Сигезле" биюен Чирмешән мишәрләре бии торган "подгорный" элементлары белән баетып тәкъдим иткән.
Бәйгедә районнан катнашкан тагын бер коллектив - Бәркәтәнең "Чишмә" фольклор ансамбле татар халкының йолаларын сәхнәләштергән. Алар үз номинацияләрендә - өченче.
Ә менә фестивальдә кунак буларак катнашкан район мәдәният йортының "Умырзая" халык ансамбле башка үзешчәннәргә хәтта мастер-класслар да күрсәткән. Шулай да иң ахырдан үткәрелгән такмаклар ярышында алар тагын - беренче. Сүз уңаеннан әйтик, "Түгәрәк уен" да әллә ничә мәртәбә җиңүләр яулаган "Умырзая"ны быел сентябрьдә Кырымда узачак фольклор фестиваленә чакырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман сигезле биюе Түгәрәк уен

2
X