Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Биектауда Чирмешән артистларын ошатканнар

Биектау районында узган "Иске Казан түгәрәк уены" республика татар фольклоры фестиваленнән безнең артистлар әллә ничаклы призлы урын яулап кайттылар. Чирмешән мишәрләре чыгышларын, безгә хас тибеп, тыпырдап биюне тамашачылар да, жюри дә нык ошаткан. Фестиваль хакында ТНВ каналының "Адымнар" тапшыруындагы сюжетта безнең район артистларын кат-кат күрсәтеп, мактап алдылар. Анысына бер сөенеп,...

Биектау районында узган "Иске Казан түгәрәк уены" республика татар фольклоры фестиваленнән безнең артистлар әллә ничаклы призлы урын яулап кайттылар. Чирмешән мишәрләре чыгышларын, безгә хас тибеп, тыпырдап биюне тамашачылар да, жюри дә нык ошаткан.


Фестиваль хакында ТНВ каналының "Адымнар" тапшыруындагы сюжетта безнең район артистларын кат-кат күрсәтеп, мактап алдылар. Анысына бер сөенеп, горурланып утырдык. Көндәшләрен генә әйт, республикадан 52 фольклор коллективы, 21 районнан аерым солистлар! Бездән фестивальдә биш коллектив катнашып, барысы да урыннар алып кайтты. Район мәдәният йортының "Умырзая" ансамбле сәхнәләштергән дуслар белән кич утыру йоласы, Лашман мәктәбе укытучылары - "Мөгаллимә"ләрнең мишәр татарлары биюе, Иске Үтәмеш авылының "Хыял" фольклор ансамбле әзерләгән "Әй дубыр, дубая" постановкасы фестивальнең беренче дәрәҗә Дипломнарына лаек булганнар. Район мәдәният йортының лиро-эпик әсәр номинациясендә мөнәҗәтләр әйткән "Ядкарь" ветераннар ансамбле - икенче урын иясе. Яшәүче авылыннан Фәридә Мортазина исә "Сак-Сок" бәетен укып, өченче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined