Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кармалка элемтә бүлекчәсе матбугатка яздыру планын үти дә

2017 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу өчен бер ай вакыт калды. Район буенча тиешленең 26 проценты җыелган, план 12500 данә булса, бүгенге көнгә 3111 газета-журналга заказ карточкасы тутырылган. Түбән Кармалка элемтә бүлекчәсе планны үтәү алдында, тиешленең 70 процентын (235 данә) җыйганнар да, заказларның 85се район газетасына. -Түбән Кармалкада газета-журналларга язылу...

2017 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу өчен бер ай вакыт калды. Район буенча тиешленең 26 проценты җыелган, план 12500 данә булса, бүгенге көнгә 3111 газета-журналга заказ карточкасы тутырылган.


Түбән Кармалка элемтә бүлекчәсе планны үтәү алдында, тиешленең 70 процентын (235 данә) җыйганнар да, заказларның 85се район газетасына.

-Түбән Кармалкада газета-журналларга язылу бик яхшы бара. Мин моны 29 ел хат ташучы булып эшләүче Любовь Курмыгинаның тырышлыгы дияр идем, - ди бүлекчә начальнигы Людмила Денисова. - Ул инде 128 йортлы бу авылда 159 басмага заказ карточкасы тутырды да, 56сы - район газетасына. Любовь Ивановна психолог кебек, халык белән уртак тел таба белә, барын да җайлап кына аңлата, теләүчеләргә заказны да өйләрендә үк тутырып китә. Аның рәсеме районның Мактау тактасында, ул моңа лаек та.

Түбән Кармалка халкы, гомумән, матбугат басмалары укырга ярата. Әйтик, Владимир Мануйлов, Иван Сидоров, Анатолий Овсянников, Александр Жеглов, Анатолий Ушаков, Юрий Волосатовлар гаиләләре 5әр, 6шар төрле газета-журнал алдыралар. Чумачка авылыннан Нәкыйбә Батдалова 5 басмага заказ тутырган.

Соңгы көннәрдә Казанка (план үтәлеше 49 процент), Ульяновка (43 процент), Иске Үтәмеш (40 процент), Ивашкино (35 процент) элемтә бүлекчәләрендә дә газета-журналларга яздыру темпы нык көчәйде. Ә менә түбәнкармалкалыларның күршеләре Бәркәтә элемтә бүлекчәсендә әле тиешленең 8 процентын (!) гына җыяганнар. Лашман һәм Иске Кади элемтә бүлекчәләрендә дә әлегә эш сүлпәнрәк бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined