Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Түбән Кармалка бүлекчәсе планны арттырып үтәгән

Район почта элемтәсе газета-журналларга яздыру планын 65 процентка үтәгән: 12400 данә урынына 8 мең данә тирәсе басмага заказ җыелган. Матбугатка икенче яртыеллыкка яздыру кампаниесе тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. 25 июньгә кадәр заказ карточкасы тутырсагыз, өлгерәсез әле. -Түбән Кармалка элемтә бүлекчәсе планны 121 процентка ук үтәде, - ди район почта...

Район почта элемтәсе газета-журналларга яздыру планын 65 процентка үтәгән: 12400 данә урынына 8 мең данә тирәсе басмага заказ җыелган.

Матбугатка икенче яртыеллыкка яздыру кампаниесе тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. 25 июньгә кадәр заказ карточкасы тутырсагыз, өлгерәсез әле.
-Түбән Кармалка элемтә бүлекчәсе планны 121 процентка ук үтәде, - ди район почта элемтәсе участогы начальнигы Любовь Фәтхетдинова. - Бу бүлекчә начальнигы Людмила Денисова әле бер ел гына эшләсә дә, зур тәжрибә тупларга өлгерде. Билгеле, монда хат ташучыларның да өлеше зур.
Иске Үтәмеш элемтә бүлекчәсендә дә план үтәлү алдында (98 процент). Казанка һәм Күтәмә бүлекчәләре шулай ук яхшылар рәтендә.
Районда "Әти-әниеңне, якыннарыңны матбугат басмаларына яздыр!" (# подпиширодителей # подпишиблизких) акциясе дә дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Түбән Кармалка авылы почта бүлекчәсе