Түбән Кармалка бүлекчәсе планны арттырып үтәгән
Район почта элемтәсе газета-журналларга яздыру планын 65 процентка үтәгән: 12400 данә урынына 8 мең данә тирәсе басмага заказ җыелган.
Матбугатка икенче яртыеллыкка яздыру кампаниесе тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. 25 июньгә кадәр заказ карточкасы тутырсагыз, өлгерәсез әле.
-Түбән Кармалка элемтә бүлекчәсе планны 121 процентка ук үтәде, - ди район почта...