Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сосновкада яшәүче Прокопьевлар Суздальда җиңеп кайтканнар

Сосновка авылында яшәүче Николай һәм Людмила Прокопьевлар гаилә династияләренең Суздальда узган Халыкара фестиваленда катнашып, "Җиңүче" Дипломы һәм истәлек бүләкләре белән кайтканнар. -Без бу чарада икенче ел рәттән катнашабыз, - ди Людмила Владимировна.- Фестиваль быел да искиткеч югары дәрәҗәдә узды. Программа да бик бай булды, эшлекле очрашулардан тыш, конкурслар, концерт, күргәзмә-ярминкә,...

Сосновка авылында яшәүче Николай һәм Людмила Прокопьевлар гаилә династияләренең Суздальда узган Халыкара фестиваленда катнашып, "Җиңүче" Дипломы һәм истәлек бүләкләре белән кайтканнар.

-Без бу чарада икенче ел рәттән катнашабыз, - ди Людмила Владимировна.- Фестиваль быел да искиткеч югары дәрәҗәдә узды. Программа да бик бай булды, эшлекле очрашулардан тыш, конкурслар, концерт, күргәзмә-ярминкә, спорт ярышлары, балалар һәм өлкәннәр өчен яңа ел бәйрәмнәре дә оештырдылар. Кызыбыз Ника танылган композитор, җырчы, Россиянең атказанган артисты Дмитрий Дунаев һәм "Возрождение и Надежда" фонды Президенты Ирина Богачева белән бер сәхнәдә "Доброта" дигән җыр да башкарды. Без бүләкләр һәм яхшы тәэсирләр, яхшы кәеф белән кайттык. Форсаттан файдаланып, безнең гаиләбезгә әлеге сәфәрдә ярдәм итүчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Сүз уңаеннан, гаилә башлыгы Николай Прокопьев 25 ел хокук саклау органнарында эшләп, лаеклы ялга чыккан. Людмила Владимировна 30 елга якын Сосновка башлангыч мәктәбендә балалар укыта. Аларның олы кызлары Любовь һәм Юлия Мәскәүдә эшлиләр, Елена да шунда институтта укый. Ариадна - 10нчы, Ника 4нче класста белем алалар. Прокопьевлар - бик актив кешеләр, алар авыл, район чараларында да гел актив катнашалар.

Людмила Прокопьева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көн темасы Суздаль җиңеп Сосновкада кайтканнар Прокопьев