Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лашманда һәм Иске Кадида авыл җыеннары үтте

Сөтнең бәясе түбән, үстергән бәрәңге, суганны сату, урнаштыру кыен. Лашманда узган авыл җыенында да бу проблеманы кузгатмыйча калмадылар. Сөт саву аппаратлары бушлай тагын булмасмы икән, диләр лашманлылар. Монысы инде сөендерә: димәк, бу авылда күпләп сыер тотучылар арта төшкән. Халыкның авыл җыеннарында күтәргән гозер-үтенечләрен үтәп тә торалар кебек. Әмма тормыш булгач,...

Сөтнең бәясе түбән, үстергән бәрәңге, суганны сату, урнаштыру кыен. Лашманда узган авыл җыенында да бу проблеманы кузгатмыйча калмадылар.

Сөт саву аппаратлары бушлай тагын булмасмы икән, диләр лашманлылар. Монысы инде сөендерә: димәк, бу авылда күпләп сыер тотучылар арта төшкән.
Халыкның авыл җыеннарында күтәргән гозер-үтенечләрен үтәп тә торалар кебек. Әмма тормыш булгач, хәл итәсе мәсьәләләрнең яңалары бер-бер артлы өлгерә.
-Безнең авыл җирлегендә узган җыенда әмирлеләр, әйтик, буаларын яхшы, нык итеп ясап булмасмы дип, сорадылар. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин аның проектын ясатырга акчалата булышырга вәгъдә итте. Проект булса, киләчәктә республика программасына керү мөмкинлеге бар, - ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттахов. - Лашмандагы Химиклар урамының бер очы, элеккеге РТС ашханәсе ягы юлсыз калды, анда яшәүчеләр урам юлына таш түшәүне сорый. Мәктәп автобусы йөри торган юлларны да ремонтламыйча булмый. Халык махсус терлек сую цехы төзелешенең озакка сузылуына дәгъва белдерә. Дөрес, район җитәкчелеге бу проблеманы хәл итәргә ышандыра.
Лашманда тагын бер мәсьәләне инде ничәнче тапкыр кузгаталар. Монда кайбер авылдашлар пай өлешсез калган. Авыл җирлегенең бирергә җирләре дә бар, тик закон буенча моны эшләү мөмкин түгел икән. Әлеге проблема хакында Халык фронтының республикадагы региональ башкарма комитеты җитәкчесенә җиткерделәр.
Светлогорскида Урман хуҗалыгының авылдагы элеккеге административ бинасын ремонтлап, фельдшер-акушерлык пунктын шунда күчермәкчеләр. ФАПның иске бинасы исә нык тузган. Ремонтланган бинада кибеткә дә урын булачак. Һәрхәлдә Иске Кадида үткән халык җыенында светлогоркилыларга шулай диделәр. Светлогорскида киләсе елда шәт яңа клуб та төзелер. Җирлек җитәкчелеге хәзер аның язулары, проектлары артыннан йөри.
Халык сорагач, мондагы дүрт авылда - Иске Кади, Якты Тау, Тукай, Светлогоркида төннәрен караңгырак урыннарда электр баганаларына быел җыелган үзсалым акчасына тагын 110ләп яңа яктырткыч урнаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман Иске Кадида җыен