Күтәмәгә “Киров таналары” кайткан
"Күтәмә АГРОфирмасы" декабрь аенда, Яңа ел алдыннан гына, Киров өлкәсеннән 30 баш нәселле тана алып кайтты. Соңгы елларда терлекчелектә дуңгызлар асрап көн күргән хуҗалыкта сөтчелектән дә файда алмакчылар.
-Зур математик булырга кирәкми, уйлап, санап карагыз: тәүлегенә 500 литр сөт савып, литрын кимендә 18 сумнан сатсаң да, кассага көненә 9 мең...