Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Күтәмә АГРОфирмасы“ җәмгыятендә соңгы гектарларны иңлиләр

Биредә 1500 гектарда орлык­лар җир куенына салынды, бу - тиешленең 80 проценты кадәр. Чәчүлекләре бик матур, вакытында чәчелгән, ашланган уҗымнары да мул уңыш вәгъдә итә. "Серендеев Н.И.", "ЧИРМЕШӘНАГРО", "Сөлчә", "ЧирмешәнАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ", "Үтәмеш", "Лениногорск АГРОфирмасы" җәмгыятьләрендә чәчәсе мәйданнар шулай ук күп калмаган, тиешленең 72-91 процент өлешендә чәчкечләр узган. Ә менә "Кара Чишмә",...

Биредә 1500 гектарда орлык­лар җир куенына салынды, бу - тиешленең 80 проценты кадәр. Чәчүлекләре бик матур, вакытында чәчелгән, ашланган уҗымнары да мул уңыш вәгъдә итә.


"Серендеев Н.И.", "ЧИРМЕШӘНАГРО", "Сөлчә", "ЧирмешәнАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ", "Үтәмеш", "Лениногорск АГРОфирмасы" җәмгыятьләрендә чәчәсе мәйданнар шулай ук күп калмаган, тиешленең 72-91 процент өлешендә чәчкечләр узган. Ә менә "Кара Чишмә", "Моляков В.А." хуҗалыкларында язгы кыр эшләре соңга кала.

Тулаем, район буенча, 22 мең гектарда, ягъни планлаганның тагын 46 процент өлешендә кукуруз, бодай, карабодай, көнбагыш чәчәсе калды. Инде игеннәрне өстәмә тукландыру, чүп үләннәренә, корткычларга каршы көрәшкә әзерләнү, шытымнарны тырмалау мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined