Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Котырган җанвардан сакланыгыз

Котыру-нерв системасын зарарлаучы кискен вируслы, үлемгә китерүче авыру. Ул кешеләргә, терлекләргә, сирәк кенә кошларга да йога. -Бәхеткә, быел бездә котыру чирен йоктыру очраклары булмады, - ди район дәүләт ветеринария берләшмәсе ветврач - эпизоотологы Рәфыйк Дәүләтшин. - 2013 елда дүрт факт теркәдек. 2005-2006 елларда котыру чире йоктыруның 7-8 очрагы булды. Котыру...

Котыру-нерв системасын зарарлаучы кискен вируслы, үлемгә китерүче авыру. Ул кешеләргә, терлекләргә, сирәк кенә кошларга да йога.

-Бәхеткә, быел бездә котыру чирен йоктыру очраклары булмады, - ди район дәүләт ветеринария берләшмәсе ветврач - эпизоотологы Рәфыйк Дәүләтшин. - 2013 елда дүрт факт теркәдек.
2005-2006 елларда котыру чире йоктыруның 7-8 очрагы булды.
Котыру чирен төп таратучылар-кыргый, ерткыч хайваннар, хуҗасыз этләр һәм мәчеләр. Ел саен дөньяда котыру чиреннән 50 меңнән артык кеше һәм бер миллионнан артык хайван үлә.
Былтыр "Татнефтедор" оешмасы территориясенә төлке кереп эт белән сугыша, соңыннан икесе дә атып үтерелә. Республика ветлабораториясендә тикшерү үткәргәч төлкенең котырган булуы расланган. Өч очракта котырган төлкеләр шәхси хуҗалыкларга зыян салганнар. Ульяновка авылыннан Филимоновлар йортларына кергән төлкене сәнәк белән кадыйлар. Шуннан соң бу хуҗалыктагы 8 баш дуңгызга, эткә, мәчегә һәм якын-тирә йортлардагы 65 дуңгызга, 26 сарыкка һәм 24 баш мөгезле эре терлеккә вакцина ясалган.
Түбән Кармалкада төлке Денисовлар хуҗалыгында тавыкларга зыян сала, төлке юк ителә. Хуҗалыктагы эт, мәче, дуңгызларга һәм авылдагы 39 дуңгыз, 24 мөгезле эре терлек, 16 сарыкка котыру чиренә каршы вакцинация үткәрелгән.
Девичья Поляна авылында Мортышкиннарның этләренә котырган төлке һөҗүм итә. Шуннан соң хуҗаларның дуңгызларына һәм мөгезле эре терлекләренә, ә авылда тагын 83 дуңгыз, 43 мөгезле эре терлек, 38 сарык, 3 ат, 6 эт һәм 5 мәчегә вакцинация ясаганнар. Алда атап үтелгән барлык хуҗалыкларда да дезинфекция үткәрелгән.
Котыру чирен йоктырмау максатында, этләрне бәйдә тотарга, йорт хайваннарын кыргый җәнлекләр һөҗүм итмәслек итеп асрарга, терлекләргә котыру чиренә каршы вакцинация ясаганда ветеринарларга ярдәм итәргә кирәк. Хуҗалыгыгызда төлке, кыргый этләр күрсәгез яки терлекләрегезнең үзләрен сәер тотуын сизсәгез, район дәүләт ветеринария берләшмәсенә 2-51-70 номерына шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined