Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иске Котышта һәм Утыз Имәндә яңа ивесторлар үзләрен яхшы яктан күрсәтәләр

Иске Котышта яңа инвестор - җаваплылыгы чикләнгән "Тепсуркаев" җәмгыяте 2 меңләп гектар - моңа кадәр ташландык диярлек җирләрне эшкәрткән, көздән 330 гектарда уҗым бодае чәчеп калдырган. Әлеге инвестор пай җирләре өчен, хезмәт хакын да вакытында түләргә ышандыра. Халыкка эш тә була бит. "Тепсуркаев" та техника күп, яңа, егәрлекле. Бу -...

Иске Котышта яңа инвестор - җаваплылыгы чикләнгән "Тепсуркаев" җәмгыяте 2 меңләп гектар - моңа кадәр ташландык диярлек җирләрне эшкәрткән, көздән 330 гектарда уҗым бодае чәчеп калдырган.


Әлеге инвестор пай җирләре өчен, хезмәт хакын да вакытында түләргә ышандыра. Халыкка эш тә була бит. "Тепсуркаев" та техника күп, яңа, егәрлекле. Бу - уңай үзгәреш.

Җирлектә узган җыенда җирлек башлыгы Александр Митякин әйтүенчә, былтыр салымнар җыю буенча проблема булмаган, үзсалым акчаларына күп эшләнгән. Шәхси хуҗалыклардан сөт сатып алу арткан.

Халыкта сораулар да бар иде. Әйтик, Заречная урамында электор көчәнеше түбән, берәүнең йорт территориясе аша үтүче электр баганасын күчерергә кирәк. Боларны якын көннәрдә хәл итәргә тырышачаклар. Ә менә электр санагычларны урам якта урнаштыру мәҗбүри түгел, диделәр, бу иң элек куркынычсызлык өчен кирәк.

Искекотышлыларга - монда оешкан ансамбль артистларына сәхнә костюмнары алуда районнан ярдәм булачак. Бу хакта да җыенда белдек.

-Районда бик күп объектлар төзелә, элеккеләре капиталь ремонтлана, юллар шомартыла. Былтыр бу эшләргә - 800 миллион сум чамасы акча тотылды, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, Иске Котышта һәм Яңа Кади җирлекләрендә узган җыеннарда. -Нефть тармагына бик саллы инвестицияләр кертелә, битум ятмаларын үзләштерү белән бәйле рәвештә, районда нефть чыгару ике тапкыр диярлек артты. Безгә республика, нефтьчеләр дә нык булыша, рәхмәт. Республикада кырыкка якын программа гамәлдә.

Район башлыгы терлекчелеккә игътибарны арттырырга, шәхси хуҗалыкларга терлек асрау мәсьәләсендә активрак булырга өндәде.

Утыз Имәндә дә яңа инвестор үзен уңай яктан күрсәтеп өлгергән - "Әккәрәй" җәмгыяте монда 1422 гектар җир алган, пай өчен печән һәм бөртек белән түләгәннәр, кайберәүләр белән якын көннәрдә акчалата исәп-хисап ясалачак. Бу инвестор терлекчелеккә дә битараф түгел, быел республика программасы буенча аларга терлекчелек биналары ремонтланачак.

Утыз Имәндә һәм Кызыл Чишмәдә үзсалым акчаларына күп эшләр башкарылган. Былтыр халыктан җыелган һәм шуңа республика өстәп биргән тулаем 1 миллион 80 мең сум акчага чишмәләр ремонтланган, бер зират зурайтылган, урамнар яктырган. Монда да салымнар җыю яхшы оештырылган. Ел саен кайсыдыр урам юлын норматив хәлгә китерәләр. Җирлек башлыгы Мингәрәй Әминов отчет чыгышында болар турында да сөйләде.

Проблемалар да күтәрелде. Әйтик, Ульяновка белән Утыз Имән арасындагы юл җимерек, Ворошилов урамындагы юлны да рәтлисе иде, бер күперне киңәйтү зарур. Авылда мини һәм макро фермалар азрак. Быел, средстволар табылса, авыл мәдәният йортын тышламакчылар. Анысы да кирәк, утызимәнлеләр мәдәниятта гел алдынгы, хәтта үз театрларын булдырдылар.

Авылларда җыеннар дәвам итә, аларда район һәм кайбер оешмалар җитәкчеләре дә катнаша.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Иске Котыш яхшы яктан күрсәтәләр яңа ивестор Утыз Имән

2
X