Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иске Котыш белән Чумачкада салкынлык 35 градуска ук җитте

Бүген иртән районыбызның Иске Котыш, Чумачка авылларында термометрлар минус 35не күрсәткән. Гадәттә, бу торак пунктларда, башкалар белән чагыштырганда, күпкә салкынрак була. -Йортыбыз елга буендарак, түбәнлектә урнашкан, бездә иртән -35 иде. Өстәге урамнарда 28 булган. Бер авылда менә шундый аерма, - дип хәбәр итте Иске Котыштан Екатерина Кшуманева. Чумачкадан Тәслия апа...

Бүген иртән районыбызның Иске Котыш, Чумачка авылларында термометрлар минус 35не күрсәткән. Гадәттә, бу торак пунктларда, башкалар белән чагыштырганда, күпкә салкынрак була.

-Йортыбыз елга буендарак, түбәнлектә урнашкан, бездә иртән -35 иде. Өстәге урамнарда 28 булган. Бер авылда менә шундый аерма, - дип хәбәр итте Иске Котыштан Екатерина Кшуманева.
Чумачкадан Тәслия апа Әхмәтҗанова сүзләренчә, аларда да иртән 35 градуска кадәр суыткан.
-Улым, аякта - киез итек, башта - шәл, өем иске булгач, урамда гына түгел, өйдә дә салкынча - өшетә, ярый әле газ бар дип куанам, кыйбат булса да, утын ягу түгел. Бичара малларга, тавыкларга да салкындыр. Аларны җылырак урында тотарга, җылы су эчерергә кирәк, - ди авыл апасы.
Чирмешәннең Амур ягындагы Школьная урамында яшәүче Михаил Борисов болай диде:
-Иртән һава температурасы 30-31 градус чамасы иде. Өйдә балалар булгач, газны экономияләмим, бүген алар укырга бармадылар, дәресләре булмаган. Салкын инде, салкын, әле көндез дә бик "йомшартмады". Шуның өчен җылырак киенеп йөрергә кирәк. Машинаның аккумуляторын төнгегә өйгә алып кереп калдырам.
Түбән Кәминкә түбәнлектә урнашса да, аларда алай аерым суык булмаган. Шушы авылдан Гүзәлия Галәветдинова әйтүенчә, иртән термометр баганасы 27 градус салкын күрсәткән.
-Бүген мәктәптә башлангычлар укымады. Иртән, кичен сыер саварга уңайсыз, ике сыерыбыз бар. Безгә дә, хайваннарга да салкын. Тавыклар җылырак урында үзе, тик алар тагын да тиз өшиләр дип беләм. Кыскасы, урамда озын-озак йөри торган түгел, - ди Гүзәлия.
Сүз уңаеннан, шушы суыкларда Чирмешәнебезне кар, боз сыннары белән бизәүче якташларыбызга аеруча зур рәхмәт әйтәсе килә. Ә үзебез, редакция хезмәткәрләре, Кар бабайларны ярый әле җылырак көннәрдә ясап өлгердек дип куанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салкын Иске Котыш авылы Чумачка авылы