-Бурычлылар исемлегендә, нигездә, аз тәэмин ителгән, авыр хәлдә калган гаиләләр, - ди газ хезмәте начальнигы Анатолий Федоровский. - Мөмкинлекләре булып та, акча түләмәүчеләр бар. Бурычларын түләмәүчеләргә әүвәл кисәтү җибәрәбез, моның нәтиҗәсе булмаса, судка мөрәҗәгать итү юлы кала. Бурычлы торак хуҗаларын газ челтәреннән өзәргә дә туры киләчәк.
Нет комментариев