Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында сыерлар саны арткан

2018 елның 1 гыйнварына алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, районда 5867 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. 2016 ел белән чагыштырганда, бу малларның гомуми саны 232 башка кимегән. Әлеге мөгезле эре терлекләрнең 1922се савым сыеры, алар 59га арткан. Дуңгызлар саны да 52гә күбәйгән, алар 3943 башка җиткән. Һәр ел башында авыл җирлекләре һәм,...

2018 елның 1 гыйнварына алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, районда 5867 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. 2016 ел белән чагыштырганда, бу малларның гомуми саны 232 башка кимегән. Әлеге мөгезле эре терлекләрнең 1922се савым сыеры, алар 59га арткан. Дуңгызлар саны да 52гә күбәйгән, алар 3943 башка җиткән.

Һәр ел башында авыл җирлекләре һәм, шуннан чыгып, район статистика бүлеге дә райондагы шәхси хуҗалыклардагы терлекләр санын исәпкә ала, теркәп куя.

2017 ел башында кәҗәләр саны 1395 булса, бер елдан алар саны 89га арткан. Атлар асраучылар да күбәйгән, бу хайваннар 220гә җиткән, артым - 22 баш. Ә менә сарыклар саны 339 башка ук кимегән, бүгенге көндә алар районда 4234кә калган. Куян асраучылар да "озын колакларның" санын киметкән. Бер ел элек алар 1896 баш булса, бүген - 1749. Районда кошлар саны 605 башка артып, 44798гә җиткән. Бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларда 4379 баш умарта исәпләнә.

Мөгезле эре терлекләр иң күп асралучы авыл җирлеге - Чирмешән, биредә мөгезле эре терлек 868 баш, шуларның 231се - савым сыеры. Иске Кади авыл җирлегендәге 652 баш терлекнең 153се - "сөтлебикә", Түбән Кәминкә авыл җирлегендәге мөгезле эре терлекләрнең (558 баш) яртысы диярлек (221 баш) - сыер. Лашман авыл җирлегендәге 554 баш эре терлекнең 142се - савым сыеры.

Ә менә Күтәмә, Түбән Кармалка, Шешминка кебек кечкенә булмаган авыл җирлекләрендә мал саны бармак белән генә санарлык. Күтәмәдә 78 баш малның 21се генә сөт бирә, Түбән Кармалкада 81нең 32се - сыер, Шешминкадагы 82 эре терлекнең 46сы - савым сыеры. Бәркәтә авылында да сыерлар 35 кенә.

Райондагы атларның өчтән бере диярлек (66 баш) Чирмешән авыл җирлегендә асрала, Иске Үтәмеш җирлегендә - 30, Түбән Кәминкә авыл җирлегендә - 18. Атларны санау өчен бер кул бармагы җитүче җирлекләр дә бар. Ульяновка авыл җирлегендә алар - 5, Түбән Кармалка һәм Яңа Элмәле җирлекләрендә - 4әр, Мордва Афонькәсендә өчәү генә.

Кәҗәләрнең дә иң күбе (413 баш) Чирмешәндә, Яңа Элмәле авыл җирлегенә керүче авылларда - 199, Мордва Афонькәсендә - 111. Бу хайваннар иң аз асралучы авыл җирлекләре дә ачыкланган, Түбән Кармалка җирлегендә - 13, Кармышта - 12, Туймәттә - 10, Яңа Кадида - 6 баш.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көн темасы саны арткан сыер