Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә өлкән буын вәкилләрен олыладылар

Быел да, матур традиция буенча, Өлкәннәр көне уңаеннан 100 райондашыбызны, яшьлекләрендә районыбыз икътисадын үстерүгә зур өлеш керткән ветераннарыбызны "Шатлык" ашханәсенә чакырып кунак иттеләр. -Сез без яхшы яшәсен өчен тырышкан, күп авырлыклар күргән буын. Рәхмәт яусын, - диде район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина бәйрәмгә килүчеләрне котлап. - Өлкәннәр көне сезнең яшегезне...

Быел да, матур традиция буенча, Өлкәннәр көне уңаеннан 100 райондашыбызны, яшьлекләрендә районыбыз икътисадын үстерүгә зур өлеш керткән ветераннарыбызны "Шатлык" ашханәсенә чакырып кунак иттеләр.

-Сез без яхшы яшәсен өчен тырышкан, күп авырлыклар күргән буын. Рәхмәт яусын, - диде район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина бәйрәмгә килүчеләрне котлап. - Өлкәннәр көне сезнең яшегезне искә төшерүче бәйрәм түгел, сез һәрвакыт йөрәгегез белән яшь каласыз. Картлыкка бирешмичә, якыннарыгызның кайгыртуын, яратуын тоеп, сәламәтлекттә гомер кичерегез.
Пенсиягә чыктым да картайдым, кирәксезгә әйләндем дияргә ашыкмагыз әле өлкәннәребез. Күңеле белән яшь калучылар картаймый. Иске Үтәмештән Асия апа Әмирхановага 61 яшь, әле аның эштән туктаганына берничә генә ай. Ул 13 ел фельдшер-акушерлык пунктында санитарка булып эшләгән. Аңа кадәр 25 ел көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты филиалында авылдашларына хезмәт күрсәткән.
-Картаясы килми әле, эштән туктагач бераз уңайсыз да булып китте, - ди бәйрәмгә килгән Асия апа. - Мине хөрмәтләп бирегә чакырганнары өчен рәхмәт, эшләгән вакытта да игътибар тоеп тордым.
Кеше картлыгын үзе якынайтырга яки аны беразга чигертеп торырга да мөмкин икән. Яшьләр арасында эшләп, җырлап-биеп яшәүчеләр олыгаймый кебек. Валентина Кандрова исемендәге ансамбльдә чыгыш ясаучылар да картаерга ашыкмый, яшьтәшләренә бүген дә музыкаль котлауларын җиткерделәр.
Районда барлыгы 5981 пенсионер яши. Шуларның 192сенә 45 социаль хезмәткәр ярдәм итә. Кеше ярдәменә мохтаҗ өлкәннәребезнең 67се - инвалид, 43се - тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветераннары - 4, ә аларның тол калган хатыннары - 16 кеше.
-Мин электр челтәрләрендә 31 ел монтер булып эшләп лаеклы ялга киттем, инде ике ел пенсионерлар рәтен тулыландырам, - ди Чирмешәннән Павел Бочкарев. - Эштән китсәм дә, җитәкчебез, коллектив та онытмый, ярдәм сорап барсаң да кире бормыйлар.
Бәйрәмгә чакырылган, быел 60, 65, 70, 75, 80 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче ветераннарыбыз җитәкчеләр кулыннан бүләкләр дә алды. Гомумән, барлык өлкәннәр дә бәйрәмнән тәм-томнар тутырылган пакетлар белән киттеләр.
Сугыш елларын үз җилкәлрендә татыган, сугыш җимерекләрен торгызуда катнашкан, бүген матур, иркен тормыш өчен көчен кызганмаган өлкән буын вәкилләренә бәйрәмдә генә түгел, ел әйләнәсе игътибарлы булыйк, аларны кайгыртып яшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Бәйрәмнәр Өлкәннәр көне белән тәбрик итәм