Быел да, матур традиция буенча, Өлкәннәр көне уңаеннан 100 райондашыбызны, яшьлекләрендә районыбыз икътисадын үстерүгә зур өлеш керткән ветераннарыбызны "Шатлык" ашханәсенә чакырып кунак иттеләр.
-Сез без яхшы яшәсен өчен тырышкан, күп авырлыклар күргән буын. Рәхмәт яусын, - диде район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина бәйрәмгә килүчеләрне котлап. - Өлкәннәр көне сезнең яшегезне...