Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә өермә котырды, түбәләрне каерды

Чирмешәндә, Югары Чегодайда, Түбән Чегодайда, Урманасты Үтәмештә 3 май кичендә, сәгать бишләр тирәсендә булган өермә район үзәк больницасы поликлиникасы, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, ашлык кабул итү предприятиесе, 21 шәхси йорт түбәсенең калайларын өлешчә куптарып ташлады, аларга һәм башка кайбер, тулаем 8 социаль объектка зур зыян салды. Җил больница янәшәсендәге йортның бер...

Чирмешәндә, Югары Чегодайда, Түбән Чегодайда, Урманасты Үтәмештә 3 май кичендә, сәгать бишләр тирәсендә булган өермә район үзәк больницасы поликлиникасы, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, ашлык кабул итү предприятиесе, 21 шәхси йорт түбәсенең калайларын өлешчә куптарып ташлады, аларга һәм башка кайбер, тулаем 8 социаль объектка зур зыян салды. Җил больница янәшәсендәге йортның бер як кирпеч фронтонын да ишеп төшергән.


-Райондагы комиссия өермә китергән зыян күләмен ачыклый, түбәләрне ябу өчен подрядчылар белән эш йөртә, - ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы, Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе рәисе Илнар Минһаҗев. -Өермәдән соң социаль объектларда калган чүп-чар җыеп алына. Бүген түбәләрне тизрәк ябу өчен профнастил кайтару хакында кайгыртабыз.

Шөкер, өермә вакытында кешеләр зыян күрмәде. Чирмешәндә һәм башка авылларда газ, электр, су белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк, үзәк больницада эш тукталмады.

Ярый әле төнлә яңгыр яумады диярлек.

Поликлиникада, монда 850 квадрат метр мәйданда түбә калае яраксызга килгән, өермә китергән зыянны бетерүдә Казаннан, РФ Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең кырыклап хезмәткәре дә катнаша.

Өермә китергән зыян якындагы дүрт-биш көндә бетерелергә, түбәләр капланырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined