Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында спорт мәйданчыклары төзелә

Районның кызлар футбол командасы быел укучылар спартакиадасында республикада икенче урынга чыкты. Җыелма командада, нигездә, Ульяновка авылы кызлары уйный. Алар мини - футбол буенча да призлы - икенче урынга лаек булганнар иде. -Авылда спорт белән шөгыльләнергә барлык шартлар да тудырылган, - ди физкультура укытучысы, кызларның тренеры Андриан Тимирясов. - Узган елны...

Районның кызлар футбол командасы быел укучылар спартакиадасында республикада икенче урынга чыкты. Җыелма командада, нигездә, Ульяновка авылы кызлары уйный. Алар мини - футбол буенча да призлы - икенче урынга лаек булганнар иде.

-Авылда спорт белән шөгыльләнергә барлык шартлар да тудырылган, - ди физкультура укытучысы, кызларның тренеры Андриан Тимирясов. - Узган елны мәктәп территориясендә республика программасы кысаларында спорт мәйданчыгы да төзеделәр. Хәзер инде начар һава шартларында да урамда футбол уйный алабыз, физкультура дәресләрен дә биредә үткәрәбез.
Безнең укучылар,гомумән, спорт белән бик дус. Футболда, җиңел атлетикада, чаңгыда йөрүдә дә уңышларыбыз бар. Ә футбол уйнарга 30лап кыз йөри. Аеруча Ольга Сурикованы, Наталья Ермолаеваны, Елена Владимированы һәм бертуган Вика, Валерия, Виолетта Суминаларны билгеләп үтәсе килә.
Бүгенге Казан - Россиянең спорт башкаласы, биредә профессионалларга һәм спортны үз итүчеләргә спорт белән шөгыльләнер өчен иң яхшы уңайлы шартлар тудырылган. Республикага, Россиянең генә түгел, дөньякүләм иң зур спорт чараларын үткәрүне ышандыралар.
Шундый ук футбол спорт мәйданчыгын узган елны Бәркәтәдә дә ачтылар. Авыл кызлары - малайлары шулай ук бу спорт төрен үз итәләр, район, республика ярышларыннан призлы урыннар алып кайталар.
-Безнең район үзәгендә һәм башка кайбер авылларда республика программасы нигезендә уннан артык спорт мәйданчыгы төзелде һәм төзелә, - ди яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәре Әнис Гатауллин.- Анда йөзләгән райондашыбыз футбол, волейбол, баскетбол уйныйлар.
Район үзәгендә, күл янәшәсендәге спорт мәй­данчыгы да күпләр өчен яраткан ял итү урынына әверелде. Ул беркайчан да буш тормый. Монда берәүләр бер мәйданчыкта волейбол, икенчеләре күр­шедә генә баскетбол тубы куалар. Янә­шәдә кечкенәләр өчен дә уен мәйданчыгы урнашкан.
Татарстан - уникаль төбәк, монда башкалада гына түгел, һәр районда, авылда профессионалларга да, спортны сөючеләргә дә спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылган.
2013 - 2014 елларда Татарстанда 322 спорт мәйданчыгы төзелгән.
2015 елда 10 спорт обьекты, бишесе йөзү бассейннары белән, файдалануга тапшырылырга тиеш. Алар федераль программалар нигезендә, республика хисабына төзелә.
Полиция бүлеге каршындагы спорт мәйданчыгы да буш тормый. Монда футболны үз итүче малайлар еш җыела.
Спорт мәйданчыкларын Ивашкино, Яңа Элмәле авылларында да төзергә ниятли­ләр. Район үзәгендәге Гагарин урамында, "Ландыш" балалар бак­часы каршында да спорт мәйданчыгы булыр дип көтелә. Бүген "Кояшлы" балалар лагерында төзүчеләр эшли. Биредә комплекслы (футбол, волейбол, уен мәданчыгы) спорт мәйданчыгы төзергә планлаштыралар.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы спорт Бәркәтә Ульяновка