Спорт тег белән яңалыклар
-
Татарстанда спорт белән шөгыльләнүчеләр саны 11 процентка артып, 1,6 млн кешегә җитте
Татарстанлылар арасында популяр спорт төрләре исемлегендә футбол, волейбол һәм баскетбол тора.
-
Чирмешәндә “Шушмаойл” бүләкләренә бәйге булачак
Чирмешәннең “Юбилейный боз сараенда 15, 16 апрельдә узачак зур бәйгегә әзерләнәләр.
-
Яр Чаллыда яшәүче якташыбыз ике алтын медаль яулады
Яр Чаллыда яшәүче якташыбыз Фәнис Нуретдинов янә ике алтын медаль яулады. Кул көрәштерү буенча Мәскәү өлкәсендә үткән Россия чемпионатында, ветераннар арасында ул бик күпләргә көндәш булды. Архив фотосы
-
Чирмешән “ябалаклары” “Ак Барс”ка көч биргән
Казанның "Татнефть Арена" боз сараенда "Ак Барс" һәм Хабаровскийның "Амур" хоккей командалары арасында чирекфиналда узган соңгы уен безнекеләр файдасына 2:1 исәбе белән тәмамланды. Бәлки республика хоккейчыларына Чирмешәннән барган 100гә якын җанатарның "булышуы" да көч биргәндер. Район үзәгендәге Боз сараенда хоккей белән шөгыльләнүче "Корыч ябалаклар" балалар командалары, кайбер ата-аналар әлеге матчны...
-
Район белән шахмат уйныйбыз
Февраль-март айларында районда шахмат-шашка буенча район турниры уза. Уеннар һәр җомга көнне (23 февраль һәм 9 март көннәреннән тыш) яшьләр ял итү үзәгендә сәгать 3тә башланачак. Ярышларда район оешмалары һәм авыл җирлекләре командалары көч сынашачак. Һәр командада ике ир-егет һәм бер хатын-кыз уйнарга тиеш. Җиңүчеләр 30 мартта узачак финал уеннары...
-
Чирмешәндәге стадионда чаңгычылар җырлый-җырлый ярыштылар
Район үзәгендәге "Сабантуй" стадионында узган "Татарстан чаңгы юлы-2018" спорт ярышлары чын мәгънәсендә зур бәйрәмгә әверелде. Спортчыларны кыр кухнясында кайнатылган кайнар чәй һәм камыр ризыклары белән сыйладылар, дистанциягә китүчеләрне җырлар белән озатып калдылар. Көне дә шәп булды бит: кояшлы, тыныч иде. Шулай да стадионга җыелган спортчыларның төп максаты - финишка беренче...
-
Безнең боксчылар – республика җыелма командасында
Гыйнвар ахырында 2002-2003 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелегенә бокс буенча ярышлар үтте. Әлеге турнирда Чирмешән спортчылары да катнашты. Үз авырлыгындагы көндәшләре арасында Чирмешәннән Александр Кобылин- беренче, Ивашкинодан Михаил Яманов икенче урыннар яуладылар. Безнең егетләрне Идел буе федераль округы күләмендә узачак ярышларда катнашу өчен республика җыелма командасы составында алганнар. Архив фотосы
-
Чирмешән районының яшь көрәшчеләре Әлмәттән призерлар булып кайттылар
Милли көрәш буенча Россия һәм Татарстан чемпионы, спорт мастеры, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы Булат Вәлиев истәлегенә багышлап, "Татнефть" кубогына Әлмәттә узган XI яшүсмерләр турнирында районыбыз көрәшчеләре өченче урын яулады. -Безнең команда, нигездә, "Чирмешән" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм Лашман мәктәбе укучылары иде, - ди спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Илгизәр Закиров. -2нче...
-
"Зенит" волейбол командасының өч уенчысы чемпионатның символик җыелмасына кертелде
Казан волейбол клубы тарихи җиңүгә иреште. (Казан, 18 декабрь, "Татар-информ"). Казанның "Зенит" волейбол командасы уенчылары Вильфредо Леон, Алексей Самойленко һәм Александр Бутько клублар арасындагы дөнья чемпионатының символик җыелмасына кертелде. Дөнья чемпионатының символик җыелмасы: Иң кыйммәтле уенчы (MVP): Османи Хуанторена ("Чивитанова"). Бәйләүче уенчы: Александр Бутько ("Зенит"). Диагональ уенчы: Цветан Соколов ("Чивитанова")....
-
Чирмешәндә чаңгы ярышы уза
16 декабрь көнне район үзәгендә стадионда чаңгы ярышлары узачак. Спортчылар 11 категориядә көч сынашырга җыена. Ярышларда мәктәп укучылары, оешма һәм учреждение хезмәткәрләре, чаңгы спортын яратучылар катнаша ала. Ярышлар сәгать 10да башлана. Белешмәләр өчен телефон: 884396-2-54-89. Кадрия Гамирова фотосы
-
Чирмешәндә спорт залы төзелеше кышын да тукталмаячак
Чирмешәндә төзелүче спорт залының түбәсен ябалар. Физкультура-савыктыру комплексы, бассейн янәшәсендәге урында стеналарның каркасы тимер конструкцияләрдән җыелган бу бина төзелеше кышын да тукталмаячак. Кадыйр Гомәров фотолары
-
Мөшбикә мәчете кубогы Чирмешәндә калды
Район үзәгендә төзелүче Мөшбикә мәчете кубогына үткән республика хоккей ярышларында Чирмешән командасы беренче урынны яулады. Казан спортчылары - икенче, Яр Чаллы хоккейчылары өченче урында. Ярышларда барлыгы алты районнан җиде команда (Чирмешәннән, Казаннан, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан, Мөслимнән һәм Әлмәттән ике команда) көч сынашты. -Традицион ислам айлыгы барышында Чирмешәндә хоккей буенча...
-
Чирмешән районында футбол буенча чемпионатта искекадилылар җиңүче
Оешмалар һәм авыл җирлекләре арасында футбол буенча 12 августта башланган район чемпионаты тәмамланды. Уеннарда 22 команда туп тибеп, шуларның сигезесе плей-оффка узды. Иске Кади авыл җирлеге, янгын часте, район башкарма комитеты, мәгариф бүлеге, электр челтәрләре, полиция, коммуналь челтәрләр һәм Күтәмә авыл җирлеге командалары 23-24 сентябрьдә плей-офф уеннарында көч сынашты. Ярыш...
-
Чирмешән укытучылары республика ярышларында икенче урынга чыкканнар
Мәгариф хезмәткәрләренең Арчада узган җәйге спартакиадасында үз төркемнәрендә районыбызның укытучылары икенче урынга лаек булганнар. Ярышлар берничә спорт төре буенча узган, мөгаллимнәр җиңел атлетика, гер күтәрү, урыннан озынлыкка сикерү, пневматик винтовкадан ату, бадминтон, аркан тарту, йөзү һәм мини - футбол буенча көч сынашканнар. Район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова ВИП -...
-
Чирмешәндә сигез команда плей-оффка узган
Оешмалар һәм авыл җирлекләре арасында футбол буенча 12 августта башланган, район чемпионатының төркем этабы тәмамланды. Уеннарда 22 команда туп тибеп, шуларның сигезесе плей-оффка узды. Иске Кади авыл җирлеге, янгын часте, район башкарма комитеты, мәгариф бүлеге, электр челтәрләре, полиция, комуналь челтәрләр һәм Күтәмә авыл җирлеге командалары 23-24 сентябрьдә плей-офф уеннарында көч...