Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында комиссия утырышында эчкече әти - әниләрне тикшерделәр

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышына чакырылган әти-әниләрне күргәч ирексездән күңелгә шундый уйлар килә. "Балаларның тамаклары тук, өс-башлары чиста", дигән сүзләрен ишеткәч елмаясы килә. Алар баланы тәрбияләү, яхшы үрнәк күрсәтү кебек төшенчәләрне аңламый, күз алдына да китерә алмыйлар кебек. Утыз Имән авылыннан комиссия утырышына чакырылган ир...

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышына чакырылган әти-әниләрне күргәч ирексездән күңелгә шундый уйлар килә. "Балаларның тамаклары тук, өс-башлары чиста", дигән сүзләрен ишеткәч елмаясы килә. Алар баланы тәрбияләү, яхшы үрнәк күрсәтү кебек төшенчәләрне аңламый, күз алдына да китерә алмыйлар кебек.


Утыз Имән авылыннан комиссия утырышына чакырылган ир белән хатын тормыш авырлыкларын җиңеләйтүнең җайлы юлын тапканнар, икәүләп рюмкага үрелгәннәр. Әти кеше утырышка килгәндә дә айнымаган иде әле. Аның бирегә беренче генә килүе түгел. Бу гаиләнең балигъ булмаган ике улын вакытлыча район үзәк больницасына урнаштырып, әти-әниләренә алкогольдән дәваланырга тәкъдим ителде. Белмим, алар бу мөмкинлектән файдаланырмы, әллә балаларсыз калырлармы?! Бу ата-ана хокукыннан мәхрүм калуның соңгы чиге.

Иске Үтәмештән өч бала әнисенең бу утырышка чакырылуының сәбәбе дә шундый ук. Яшь ана үзенең ялгышын аңлаган төсле булды, наркологка киңәшкә барырга да ризалашты, эчүен ташларга ышандырды. Шулай гына була күрсен иде, балалар кызганыч бит, ата-ана эчә, ә алар җәфа чигә.

Ульяновка мәктәбенең башлангыч класс укучысы бер иптәшенең кәрәзле телефонын табып ала һәм үзендә калдырырга уйлый, бераз соңрак ялгышын аңлап, аны укытучысына илтеп бирә. Шулай да аның әнисенә карата эш кузгатыла, чөнки балигъ булмаган бала өчен ата-ана җавап тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined әти әниләр