Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды

1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Булачак солдатларның беренче төркеме 17 апрельдә юлга кузгалачак. Бу юлы 39 якташыбыз армиягә китәчәк. Язгы чакырылышта солдат итекләре киячәк егетләрне армия хезмәтенә яше җиткән 158 яшь кеше арасыннан сайлап алачаклар. Бу егетләр бүген медицина тикшерүе узалар. Армия сафларына китүчеләргә, елдагыча, банк картлары бирелеп...

1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Булачак солдатларның беренче төркеме 17 апрельдә юлга кузгалачак. Бу юлы 39 якташыбыз армиягә китәчәк.


Язгы чакырылышта солдат итекләре киячәк егетләрне армия хезмәтенә яше җиткән 158 яшь кеше арасыннан сайлап алачаклар. Бу егетләр бүген медицина тикшерүе узалар.

Армия сафларына китүчеләргә, елдагыча, банк картлары бирелеп аңа ай саен 2 мең сум күләмендә акча (денежное довольствие) күчереләчәк. Ятимнәр өчен аның күләме 3 мең сум, ягъни аларга 1 мең сум пособие өстәмә, телефоннар да бирелә.

Быел Татарстанда "Әниеңә шалтырат!" дигән яңа федераль проектны да сынап карамакчылар. Армиягә китүче егет белән аның әти-әнисенә берәр бушлай sim-карта бирелә. Әлеге sim-карта аша сөйләшүнең беренче 20 минуты бушлай. Моннан тыш солдатның sim-картасына ай саен 100 сум акча да салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined