Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән пенсионерларына 696 миллион сум акча түләнгән

Пенсия фонды идарәсе белгечләре нигездә үзенчәлекле халык - пенсионерлар белән эшли. Аларга үз эшләрен тирәнтен белү генә түгел, ә сабырлык һәм түземлелек тә кирәк. Бу хакта РФ Пенсия фонды район идарәсенең 2013 елдагы эшчәнлегенә йомгак һәм 2014 елга бурычлар билгеләү буенча оештырылган утырышында да еш кабатладылар. Идарә белгечләре пенсионерлар түләүләрен...

Пенсия фонды идарәсе белгечләре нигездә үзенчәлекле халык - пенсионерлар белән эшли. Аларга үз эшләрен тирәнтен белү генә түгел, ә сабырлык һәм түземлелек тә кирәк. Бу хакта РФ Пенсия фонды район идарәсенең 2013 елдагы эшчәнлегенә йомгак һәм 2014 елга бурычлар билгеләү буенча оештырылган утырышында да еш кабатладылар.

Идарә белгечләре пенсионерлар түләүләрен вакытында алсын өчен тырышалар. 2013 елда 306 кешегә пенсия билгеләнгән, 916 кешенең хезмәт пенсиясенең иминият өлешенә корректировка ясалган. 2311 пенсионер ай саен акчалата түләү (ЕДВ) алган. Пенсияләре яшәү минимумыннан түбән 316 пенсионерга өстәмә түләү билгеләнгән.
2013 елда 6 меңнән артык пенсионерга 696 миллион сум акча түләнгән, бу 2012 елдагыдан 70 миллион сумга күбрәк.
Утырышта катнашкан РФ Пенсия фондының ТР буенча гомуми бүлеге начальнигы Гүзәлия Хәкимҗанова район идарәсе эшенә уңай бәя бирде, киләчәктә дә оешкан команда, тотрыклы коолектив булып эшләүләрен теләде.
Пенсия фондына иминият кертемнәре күчермәүче оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр белән районда конкрет эш алып барыла. 2013 ел йомгаклары буенча оешмаларның тулаем бурычлары 3 миллион 720 мең сум тәшкил итә. Бурычлыларның күбесе - эшмәкәрләр.
Үткән ел дәвамында идарә 120 кешегә ана капиталы биргән. Закон гамәлгә кергәннән бирле 883 райондашыбыз сертификатка ия булган. Капиталның 75 проценты тулысынча кулланылган. 660 гаилә бу акчаларны торак шартларын яхшыртуга тоткан.
-Ирешкән уңышларга карап тынычланмыйча, тагын да зур үрләр яулап, клиентларыбыз белән дә, оешмалар белән дә аңлашып эшлик,- диде үзенең чыгышында РФ Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X